Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә АКШ һәм Франция илчелекләренә һөҗүм иткәннәр


Сүрия башкаласы Шәм-Шәрифтә президент Бәшәр Әсад яклылар Кушма Штатлар һәм Франция илчелекләренә һөҗүм иткән. Алар әлеге дәүләтләрнең илчеләре узган атнада Һама шәһәренә килүенә протест белдерә.

Күрүчеләр әйтүенчә, биналарга зыян килгән. Демонстрантлар американ илчелегенең тәрәзәләрен ваткан, бина түбәсенә Сүрия әләмен элгән һәм диварга АКШ илчесенә Dog – «эт» дип язып куйганнар.

Шулай ук Франця илчелегендәге иминлек хезмәте белән хөкүмәт яклы манифестантлар арасында бәрелешләр дә булган. Иминлек хезмәте аларны туктату өчен һавага аткан.

Сүрия үзәгендәге Һама - президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп март аеннан бирле иң күп халык күтәрелешләре була торган шәһәр.
XS
SM
MD
LG