Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы татар оешмалары яңа берлеккә туплана алырмы?


Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең 7июльдә үткән утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең 7июльдә үткән утырышы

Башкортстанда рәсми теркәлгән һәм теркәлмәгән ике дистәгә якын татар җәмәгатьчелек оешмасы бар. Алар “Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге” исемендә “бер кыек” астына тупланган. Әлеге берлек Владимир Путинның Халык фронтына кергән иде.“Мирас” һәм “Берлек” оешмалары фронттан чыгуларын белдерделәр. Шул ук вакытта Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларын туплаган ул берлеккә альтернатив кирәк фикерләр дә яңгырый башлады.


Владимир Путинның Халык фронтына керүләре белән барлык оешма җитәкчеләре дә риза булмаган иде. Татар оешмаларының әлеге фронтка “көтүләре” белән керүен бәйсез аналитиклар Русия дәүләт Думасына булачак сайлаулар белән аңлата. Эш шунда, Думадагы урыннарның дүрттән бере шушы фронтка кергән җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренә биреләчәк. “Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге” рәисе Рамил Бигнов татар оешмалары берлеге исеменнән федераль парламентка тәкъдим ителүчеләр исемлегенә кертелде дә инде. Моны кайберәүләр “татар мәнфәгатен сату бәрабәренә” дип бәяли. Шул ук вакытта Бигнов шулай дип тә ирештергән иде:

Рамил Бигнов
“Без барлык юллар белән халык мәнфәгатенә эшләргә тиешбез. Шулай ук бу фронт аша да. Әгәр алар безнең таләпләргә колак салмасалар, без фронттан чыгачакбыз”.

Иң зур таләпләр дип Башкортстанда татар теленең статусын күтәрү, башкала татарларына Эластомер әйберләр һәм тимер конструкцияләр эшләп чыгару заводының мәдәният сараен сорау билгеләнде. Алар фронт җитәкчелегенә күндерелгәнме, юкмы мәгълүм түгел.

Фронтка керү мәсьәләсен караган җыелышка Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов үзен чакырмауларын ирештергән иде. Ләкин ТИҮ “фронтовиклар” исемлегендә. Ә менә ике – “Мирас” һәм “Берлек” оешмалары фронттан чыгуларын белдергән иделәр. Әлеге оешма җитәкчеләре Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге кебек үк оешмаларны туплаучы альтернатив берлек оештыру эшләрен башлады. Аның тәүге утырышы узды. Иң гаҗәбе шул – утырышта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының элекке җитәкчесе Тимергази Галиев та катнашты. Ул башкарма комитет җитәкчелеге итеп сайлану белән хакимият түрәләре белән очрашуга өмет итеп тә, очраша алмаган иде. Ул чактагы мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев аны ике сәгать көттереп тә кабул итмәде. Шуннан соң Тимергази Галиев Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышларына йөрмәс булды. Үзен кабул итмәүләре, танымаулары хурлыгын ул “авыру сәбәпле” дип аңлатты.

Тимергази Галиев Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеген икегә аеру өчен терелгән булып чыкты:

Тимергази Галиев
“Мин татар җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән канәгать түгелмен. Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетына рәис булып сайланып ике ай узгач та, үземнең кайда килеп эләгүемне аңладым – алар татар халкына хезмәт итүдән бигрәк, сәяси уеннар белән шөгыльләнәләр. Шуңа мин Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларын туплаган ул берлеккә альтернатив кирәк дип исәплим. Дөрес, аның лидерын табу җиңел булмаячак. Ул яңа оешкан берлекме, җыенмы, сәясәт белән шөгыльләнмәскә тиеш”.

Утырышта нибары җиде кеше катнашты, аның да берсе кунак итеп чакырылган Бөтендөнья башкортлары корылтае әгъзасы иде. Утырыш яңа берлекне Башкортстан татарлары җыены дип атарга карар чыгарды.

Җыенны оештыруны “түбәннән башлау өчен” дип районнарда очрашулар уздырырга, районнарда теләктәш төркемнәрне тапканнан соң? Алар белән зур итеп Башкортстан татарлары җыенын оештыру конференциясен уздырырга карар ителде.

Шунысы да мәгълүм булсын: әлеге “җидегәнчеләр” арасында ике генә һәм икесе дә теркәлмәгән татар оешмалары рәисләре катнашты. Ике дистәгә якын татар оешмаларын бу альтернатив берлек үз “кыегы” астына туплый алырмы — вакыт күрсәтер.

“Мирас” оешмасы рәисе Дамир Шәрәфетдинов телефон аша шулай дип ирештерде:

Дамир Шәрәфетдинов
“Илеш һәм Бакалы районнарында булдык. Безнең башлангычны күтәреп алдылар. Әлеге вакытта Шаран районына китеп барабыз”.

Ул шул ук вакытта бу җыен һич кенә дә татар оешмалары берлеген җимерү өчен эшләнмәвен, ә яхшырак эшләү өчен конкуренция тудыру максатыннан оешуын да хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG