Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саранскида Җәмигъ мәчете ачылды


Мәчет Истанбулның "Үскүдар" районы ярдәме белән төзелде
Мәчет Истанбулның "Үскүдар" районы ярдәме белән төзелде

Мордовия республикасы башкаласы Сарански шәһәрендә “Үскүдар” дип аталган Җәмигъ мәчете ачылды. Ул Истанбулның бер районы хөрмәтенә шулай дип аталды. Ә мәчетнең проектын Чуашстан Диния нәзарәте бүләк итте.


Бүгенге Мордовия җирләре татар дөньясына шактый күренекле шәхесләрне, олы тарихны һәм мәдәниятне биргән төбәк. Мордовия җитәкчелеге киләсе елда мукшыларның урыс-славяннар белән берләшә башлавы дигән вакыйганың меңъеллыгын билгеләргә җыенса да, чынбарлыкта, аның җирләре татар халкы, аның дәүләтләре, мукшыларның үзләренең дә төрки-татар тәэсиренә шактый бирелгәнлеге белән аерылып тора. Әмма бүгенге көндә рәсми хакимият федераль үзәккә татар тәэсирендәге төбәк буларак түгел, урыс-славян һәм мукшы берлеге шәкелендә күренергә тели. Шулай да, ничек кенә булмасын, мукшы җирендәге татар факторын тарихның үзеннән чыгарып ташлап булмый. Бүгенге көндә өлкәдә рәсми рәвештә 50 меңгә якын татар яши. Моннан тыш, өлкәдә 50 якын мәчет-мәхәллә исәпләнә. Кайбер авылларда мәчетләр саны җиде данәдән дә узып киткән.

Әмма Мордовиядәге татарларның даны тарихи вакыйгалар белән генә еракка таралмаган. Бүгенге көндә әлеге республикада өч мөфтият эшләве белән дә мәшһүр ул төбәк. Йөкне өч мөфтият өч якка тарту мәсьәләсе дә бар әлеге төбәктә. Моннан тыш, бер мәчеттә ике тапкыр азан әйтелеп, беренче азан тавышына яшьләр җыелып гыйбадәт кылу, икенче азан белән картлар туплануы кебек вакыйгалар да булгалап тора.

Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтенә караган Зәки хәзрәт Айзатуллин җитәкләгән мөфтият өлкәдә 2000 елда оеша. Бүгенге көндә аңа 14 мәхәллә карый. Тарихи хаклык өчен шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Мордовиядәге элеккеге мәчет-мәхәлләләр барысы да шушы Үзәк нәзарәткә караган булган. Чөнки татар-башкортның бердәнбер мөфтияте булган әлеге нәзарәт, гасырлар давамында эш итеп килгән. Тик 90нчы еллар башындагы башбаштаклык мөселманнарны да бүлгәләп таркаткан.

2000 елда Мордовия җирлегендә үзенең эшчәнлеген яңарткан үзәк нәзарәт ярдәме белән, Саранскида бу көннәрдә Җәмигъ мәчете ачылды. Дөрес, матбугатта “альтернатив” мөфтиятнең мөфтие бездә инде Җәмигъ мәчете 1994 елдан бирле эшләп килә дип белдерсә дә, ачылыш тантанасына Мордовиядән тыш, күрше төбәкләрдән дә кунаклар шактый килгән иде. Шуның белән дә, вакыйганың олылыгын, мәчетнең үзәклеген раслап торды бу вакыйга.

Мордовия шайтансыз булыр

Кунаклар арасында Русиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Мордовия башлыгы (президент сүзен анда кулланмыйлар инде) Николай Меркушкин, Ырынбур, Волгоград, Сембер, Пенза, Татарстан һәм Чуашстаннан да мөфтиләр катнашты. Моннан тыш, Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге вәкилләре һәм Истанбул шәһәренең Үскүдар районы мөфтияте вәкилләре дә булды.
Мәчет ачылышы тантанасына килгән Мордовия башлыгы Николай Меркушкинны Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин каршы алды


Саранскида ачылган мәчет шушы районның исемен дә йөртәчәк, чөнки Зәки хәзрәт Айзатуллин җитәкләгән Мордовия мөфтияте Истанбулның шушы Үскүдар районы белән кардәш мөфтиятләр икән. Мәчетне төзергә дә алар ярдәм иткән. Тантанада шушы кунаклар чыгыш ясады.

Элегрәк мәчет ачылышына килгән кунаклар, гадәттә, истәлеккә дип келәмнәр алып киләләр иде. Соңгы вакытларда бу гадәт юкка чыгып бара. Мондый зур мәчетләр инде келәмнәр белән махсус җиһазланган була. Шуңа күрә хәзер кем акчалата, кем исә матур сүзләр вә сувенирлар белән килә. Мордовия башлыгы да акча бирәм дигән сүз белән килде. Ул, әле бераз төзеп бетерәсе булган мәчет манарасын эшләргә дип, 200 мең сум акча вәгъдә итте. Моңа халык гөрләп кул чапты. Хәтта, гел вәгазьләрендә алкышлауны шайтан чакыру дип санаган Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә тыелып кала алмады. “Манара төзеп бетерергә акча бирәм дигәч, мин дә кул чаптым, чөнки манара булгач, аннан азан әйтеләчәк. Ә азан әйтелгән урыннан шайтан кача. Шулай итеп, Мордовия җиреннән дә шайтаннар качыр!” дип ярым шаяртып аңлатты.
Төркия вәкиле, Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Мордовия башлыгы Николай Меркушкин, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин чыгыш ясыйлар


Сарански мәчете Чуашстанда туган

Төркия мәчетне төзергә ярдәм итсә, Меркушкин аның манарасын төгәлләргә ярдәм вәгъдә итсә, Чуашстан исә баштан ук мәчетне төзү эшенә саллы өлеш керткән булып чыкты. “Үскүдар” мәчетенең проекты Чуашстанның Яңа Чабаксар мәхәлләсе өчен төзелгән булган. Әмма Яңа Чабаксар мәчет төзелешенә җирне соңрак алалганга, бу проект нигезендә Саранскида мәчет төзергә булганнар. Бу Чуашстанның бүләге булды. Моңа акчалата ярдәм дә өстәлде.

Туган тел ятимләнде

Саранскидагы мәчет ачылышында татар теле ятим бер бала хәлендә иде. Башка төбәкләрдә мәчетләр ачылганда, анда олы түрәләр килсәләр дә, вакыйга нигездә татарча бара иде. Ә монда исә гел урысча гына сукаладылар. Чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек “бөек телдә” сөйләде. Хәтта гади котлаулар да шушы телдә булды. Бары тик берничә минутлык татарча чыгышында Тәлгат хәзрәт Таҗетдин гына, туган телне, милләтне, динне хөрмәтләргә чакырды. Әмма, түрәләр китеп, өйлә намазлары укылгач, берничә йөз кеше катнашкан корбан ашы вакытында, инде килгән кунаклар татарча чыгыш ясады. Шулай итеп, Саранскида татар теле кухняга кертелде.
Тантанага Мордовиянең күрше тәбәкләреннән дә кунаклар килгән иде


Пешләдә дә мәчет ачылды

Сарански мәчете ачылган көнне, өйләгә кадәр шәһәрдән ерак булмаган Пешлә авылында да мәчет ачылды. Анда да килгән кунаклар чыгыш ясады. Татар Пешләсендә бу икенче мәчет. Модовиядәге иң зур һәм күп кеше сыйдырышлы мәчет тә әлегә шушы авылда урнашкан.

Көндәшлекнең уңай яклары

Мордовия төбәгендә бүгенге көндә тагы берничә мәчет төзелеп ята. Ул яклардагы татарларның динилеге инде телләрдән төшми. Шул ук вакытта берничә мөфтиятнең үзара ярыша-ярыша эшләве дә мәчетләр санын арттыруга китерә дип уйларга нигез бар.
Мәчет ачылышында берничә йөз кеше катнашты
XS
SM
MD
LG