Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимияте Клинтон белдерүен хөкем итте


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон

Шәм-Шәриф, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Сүрия президенты Бәшәр Әсад хокукый нигезен югалтты, дип белдерүен хөкем итте. Сүрия хөкүмәте Клинтон сүзләрен провокация дип бәяләде һәм бу сүзләр илдә тәртипсезлекләр дәвам итсенгә юнәлгән, дип белдерде.

Клинтон кичәге чыгышы вакытында Сүрия президенты яклыларның Шәм-Шәрифтәге АКШ һәм Франция илчелекләренә һөҗүмен хөкем итте.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп итеп үткән халык күтәрелешләрендә март аеннан бирле кимендә 1400 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG