Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

"Булгария" фаҗигасе темасы барлык мәгълүмат чараларында куертыла. Әлеге һәлакәткә бәйле барлык сораулар куелды, аларга җавап табу да кыен булмас сыман. Әмма мәгълүмат ташкыны астында калган асыл хакыйкать кайчан да булса ачылыр микән?


“Булгария” көймәсенең Иделгә батуы бу көннәрдә дөньядагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә әйләнде. Бу фаҗигагә Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары зур игътибар бирә. Һәлакәтнең сәбәпләре турында төрле фикерләр әйтелә. Ләкин дөреслекне тиз генә ачылуына өметләр зур түгел.

Хәтерлисездер, Чернобыль казасы яки “Курски” су асты көймәсе батуы турында мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә бик акрын һәм тамчылап кына бирелде. Озак вакытлар билгесезлек хөкем сөрде яки вәзгыятьне артык гадиләштереп, хәлләр болай ярыйсы гына, дип сөйләп тордылар. Чөнки фаҗига өчен кемдер җаваплы, кемдер гаепне үз өстенә алырга тиеш.

Бәла мәгълүмат давылын кузгатты

Якшәмбе көндезге сәгать икеләрдә суга баткан “Булгария” көймәсе турында берничә сәгатьтән бөтен дөньяга билгеле булды. Газетлар бу көнне чыкмаса да, радио, телевидение бу коточкыч хәлне тасвирлый башлады. Бик күпләр көймә бату турында интернет аша белгән булып чыкты.

Якшәмбе кичендә кайда, нинди көймә батуы, кемнәрнең коткарылуы, нинди көймәдә Казанга китерелүе турында мәкаләләр генә түгел, аудио һәм видеорепортажлар да күрсәтелде. Русиядә мондый оперативлыкның беркайчан да булганы юктыр.

Йөзләрчә журналист Казан елга портына, Кама тамагы районына килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Татар-информ” агентлыгы сәхифәләрендә югалган һәм коткарылган кешеләрнең исемлекләре басылды.

Башта хәбәр, аннан сәяси тамаша

Икенче көнне, дүшәмбе “Булгария” сурәтләре һәм видеолары бөтен дөнья экраннарын тутырды. Дүшәмбе кичендә Русиянең бер каналында дистәләрчә кешеләр катнашкан ток-шоу тамашасы да “Булгария” фаҗигасенә багышланган иде. Әле кичә генә көймәдә батып яки батучыларны коткарып йөргән шәхесләр Мәскәүдәге Останкино студиясенә чакырылган.

Сүки авылы ярындагы һәм елга уртасындагы көймә баткан урынга турыдан-туры ТВ-күпер якшәмбе көнне үк салынды. Мәскәүдәге ток-шоу вакытында фаҗиганең шаһитләре һәм анда катнашучылар телевидение аша бар дөньяга күрсәтелде.

Кичке сәгать 8дә РТР каналы тапшыруы тәмамлангач, 1нче каналында Андрей Малаховның атаклы “Сөйләсеннәр әйдә” (“Пусть говорят") тамашасы башланып китте. Ләкин ул, гадәттәгечә, гайбәтләргә, көнкүреш җәнҗалларына түгел, ә “Булгария” көймәсенең батуына, “Арабелла” экипажының каһарманлык күрсәтеп, бәлагә таручыларны коткаруына багышланды.

Югары рейтинг җыючы бу тапшыру нигездә иманлы һәм итәгатьтле барды. Бу маҗарада катнашучылар китергән яңа фактлар тормышка һәм бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәтне үзгәртерлек. “Арабелла” көймәсе капитанының никадәр яшь, акыллы, кыю булуы, кешеләрнең фаҗигагә юлыгучыларга уңай мөнәсәбәте, ниндидер билгесез битараф затларның имансызлыгы күзгә ташланды бу тапшыруда. Мәгълүмат индустриясе шул кадәр көчәеп китеп: көне-сәгате белән барлык вакыйгаларны төрле яктан чагылдыра башлаган заман җитте.

Фаҗига сәбәпләре

Кемнәр кая утырган, кем ничек баткан дигән гади сорауларны беренче көнне үк “чәйнәп йотып”, ни сәбәптән көймә баткан, кем гаепле, дигән дәһшәтле сораулар да яңгырый башлады. Бу сәбәпләрнең һәркайсы дистәләрчә кат кабатланды.

Беренчесе – көймә иске, бер моторы сүнгән, үзе уң якка чалшайган. Икенчесе – елгада дулкын, көн җилле, яңгырлы, көймә баткан урында агым көчле булган. Өченчесе – нәкъ шул көчле агымлы урында көймәгә кискен борылырга туры килгән. Дүртенчедән, каюталарның иллюминатор тәрәзәләре ачык булып, көймә янтайгач та, су ташкыны эчкә керә башлаган.

Җитмәсә, мотор ягулыгы да, көймәнең бәдрәф сулары да аның бер ягына төялеп, көймә сизелерлек чалшайган. Һәм, белүегезчә, “Булгария” 1955 елда төзелгән, капиталь төзекләндерү чаралары 30 ел элек үткәрелгән. Шул ук сәбәпләрне журналистлар, аерым кешеләр, президент Медведев телевизор аша сәгать саен кабатлап тора.

Мәсьәлә ап-ачык. Кем гаепле икәнлеген белү һәм гаеплеләрнең фаш итү бик җиңел. Хәтта, батып баручылар яныннан узып киткән ике йөк ташучы көймәләрне дә эзләп табу авыр булмас. Шулай булгач, Русиянең баш тикшерү комитетыннан килгән 30лап кеше һәм комитет җитәкчесе Александр Бастрыкинга эш калмаган кебек. Хәзер йомгаклар ясап, тиешле чара гына күрәсе калды.

Кайбер чит ил журналистлары водолазлар судан чыкканда, аларның кулларында нәрсә булганын үз күзләре белән күрергә теләсәләр дә, моның бер тиенлек мәгънәсе юк. Барыбер бу гамәлләрне дистәләрчә камерага төшереп алу бернинди дә нәтиҗә бирмәс иде. Чөнки “ни өчен?” дигән сорауга җавап анда табылмый. Мөгаен, бу җавапның бер өлеше су төбендә ятадыр. Әмма аны күтәреп булмый.

Елга флоты инкыйразы

Ни өчен соңгы 20-30 елда Русиядә, аерым алганда Татарстанда елга флоты юкка чыкты? Ни өчен яңа көймәләр төзелми һәм сатып алынмый? (Пассажир очкычлары белән дә шул ук хәл) Моңа зур түрәләр ничек җавап бирсен? “Без финанс төркемнәренә хезмәт итәбез”, “Акча эшләү һәм байлык бүлү белән шөгыльләнәбез” дисен мени алар?

Ә инде төзек булмаган көймәләрне елгага, диңгезгә чыгарып җибәрү, кирәкле кәгазьләрне бирү яки лицензия дә сорап тормау – үзе куркыныч гамәлләр. Түрәләрне алар куркытмый. Теләгән хәлдә бу вазгыятьне аңлап һәм аңлатып булыр иде. Теләк булса. Ә ул юк бугай...

Инде сорауларның иң хикмәтлесе. Казан Идел буенда урнашкан. Ул биш диңгез порты дип атала. Яшел Үзәндә хәтта Русиянең һәм чит илләрнең хәрби флоты өчен куәтле кораблар эшләнә. Әмма Татарстан көймәләре һәм пассажир ташучы оешмалары мактанырлык түгел. Хәзер, фаҗигадән соң, мөгаен, бу хәл бераз үзгәрер. Акчасын табарлар, тиешле урыннарга көчле җитәкчеләр куелыр. Күзгә төртелгәч, күрергә туры килә бит.

Көймә Иделдә, хуҗасы Чулманда

Ләкин хикмәт моның белән генә бетми. Ни өчен “Булгария”нең капитаны Казанда яшәсә дә, аның хуҗасы Пермьдә? Хуҗасы гына түгел, көймәне арендага алучы туристик оешма да Пермьдә? Андагы Кама елга пароходчылыгы директорлар шурасы рәисе Михаил Антонов “Булгария” көймәсен арендага алучы “Бриз” оешмасының да хуҗасы икән. Һәм шул ук “Бриз” Казандагы “Агроречтур” оешмасына көймәне субарендага биргән.

Әйтергә кирәк, Михаил Антонов 1996 елдан бирле Кама елга пароходчылыгының президенты булып тора. Акцияләрнең 53%ы – аның кесәсендә. Ә 32%ы – елга флоты буенча федераль агентлык карамагында, ягъни эшкуар малын дәүләт белән бүлешкән, ләкин күбрәген үзендә калдырган.

Ул берничә ел элек милекне үз фирмаларына күчергән өчен кулга алынган булган. Хәзер дә Антонов канун белән дус түгел. Бу юлы ул канунсыз рәвештә корал әйләнеше белән шөгыльләнгәне өчен тикшерү астында.

Шуңа карамастан Михаил Антонов милкендә булган көймә лицензиясез фирмага арендага бирелеп, Казан белән Болгар арасында туристлар ташый башлаган. Ни өчен мондый наянлыкка юл куела? Хакимият вертикале, күзләү оешмалары, элемтә чаралары көчәйгән вакытта мондый хәлләр ничек мөмкин булды икән?

Исеме матур, кемнәр куйган?

Һәм тагын бер хикмәтле хәл. Моңа кадәр “Украина” дип аталган иске көймәне реклама максатында нәкъ 2010 елның февраль аенда “Булгария” дип атау кемнең акыллы башына килгән? Татарстанның беренче президентының Болгарны тергезергә керешүен, туристлар саны артачагын Пермьдә торып та яхшы аңлаган зирәк агайларның исеме беркайда да әйтелми.

Йөзләрчә, хәтта меңнәрчә тапшыру, мәкалә, репортажлар өермәсе, мәгълүмат давылы игътибарны менә шундый четерекле сораулардан читкә юнәлтер өчен махсус кузгатылмыймы? Сүзләр, аргументлар, дәлилләр артык күп булса, аларның чын хакыйкатьне каплап кую өчен өелүе хокук белүчеләренә күптән мәгълүм.

Суда батып үлгәннәрнең табылган кадәрен җиргә күмәләр, күпмедер өлеше беркайчан табылмыйча елга төбендәге ләмгә һәм ташларга катышып, мәңгелеккә шунда калыр. Хакыйкать тә шул ук елга төбе комына, сүзләр сазлыгына батып, югалырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG