Accessibility links

Казакъстанда 16 төрмәдә утыручы үзен шартлаткан


Казакъстан юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә, Балхаш шәһәрендәге төрмәдә үз-үзен шартлатып үтергән 16 кешенең җәсәдләре табылган.

Сишәмбегә каршы төндә хөкем ителгәннәр качарга теләгән, әмма аларны махсус хезмәт төрмәдәге бер бинага камаган. Бинага һөҗүм вакытында ябылудагылар үз-үзләрен шартлаткан.

Әлеге төрмәнең бер хезмәткәре үлгән, тагын дүрт хезмәткәр яраланган.
XS
SM
MD
LG