Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә таушалган кораблар зур акчалар китерә


“Булгария” һәлакәте тагын бер кат Русиядәге корабларның сыйфаты турында уйланырга мәҗбүр итте. Бүген елгаларда йөрүче барлык диярлек кораблар инде Совет заманында ук төзелгән.

“Булгария”нең өч минут эчендә су астына китүе үзеннән-үзе аның сыйфаты турында сөйли. Бүген мондый кораблар Русиядә күпчелекне тәшкил итә. “Речной транспорт 21 века” басмасы язуынча, аларның бер өлешен кулланыштан алырга, икенчеләрен заманчалаштырырга кирәк. Ләкин кораб хуҗалары моңа акчалар кертергә ашыкмый.

“Алар инде кулланышка яраклы вакытыннан 5-10 ел артыграк хезмәт күрсәтә. Әлбәттә “Булгария”не һәләкәткә китерүнең сәбәбе шул булырга мөмкин. Әмма бу күп нечкәлекләрдән тора. Монда кеше факторы да булуы ихтимал. Капитан нинди сыйфаттагы кораб белән юлга чыгуын, әлбәттә, белә. Әгәр ул яхшы хезмәткәр икән, җитешсезлекләрне кораб хуҗасына әйтергә тиеш иде”, - ди “Речной транспорт 21 века” басмасы баш мөхәррир урынбасары Сергей Кобранов.

Акча югалтудан курку

“Булгария” корабының сыйфатыннан тыш бүген күпләрне кешеләр батканда яннарыннан ике йөк ташучы көймәнең тыныч кына узып китүе гаҗәпләндерә. Психолог Михаил Виноградов фикеренчә, бу җәмгыятьнең рухи яктан сәламәт булмаганлыгын күрсәтә.

“Мөгаен бу корабның төзек булмавын белгәннәр, әмма капитан акчаны юлчыларга кире кайтарасы булачак дип ул хакта әйтергә курыккан. Ә янда кеше батканны күреп тә туктамаган кораблар гомумән аптыраш тудыра. Алар ягулык яисә эш урыннарын югалтудан яки башка әйбердән курыканнардыр”, - ди ул.

Хәзерге вакытта Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу битараф рәвештә узып киткән ике кораб капитаннарына һәм моннан тыш, “Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү” эше нигезендә “Булгария”не яллаган “Агроречтур” җитәкчесе һәм Кама су регистры өлкән экспертына карата җинаять эше ачылган.

Инде корабның төп хуҗасы булган “Кама елга пароходлыгы”, аны яллаган “Бриз” һәм икенче яллаучы “Агроречтур” ширкәтләрендә тикшерү чаралары узган. Шулай ук “Булгария”нең сәяхәткә чыгуына рөхсәт биргән “Русия елга регистры” федераль дәүләт оешмасының Кама бүлеге дә читтә калмаган.

Көндәшлек тә юк, кайгы да - юк

Бүген төзек булмаган “Булгария”гә суга чыгарга рөхсәт ителүе күпләрдә гаҗәпләнү тудыра. Кораблар төзүче корпорация матбугат үзәге җитәкчесе Алексей Кравченко сүзләренчә, бүген Русия елга флотында тугыз меңгә якын кораб бар һәм аларның барысы да диярлек совет заманыннан калган. Бу кораблар инде 7-9 елда кулланыштан алынырга тиеш.

“Машина юллары һәм тимер-юл белән чагыштырганда су юлында йөрүчеләр тынычрак транспорт төре булып санала. Һәм ул көймәләрне йөзәргә мөмкинлеге булганга кадәр кулланалар. Әгәр вакытында буясаң, тикшерү мәсьәләсен хәл итсәң... Бу, кызганычка, шулай дәвам иткән дә инде. Бүгенге көндә безнең су юлларында совет заманында ук төзелгән берничә йөз кораб йөри. Алар инде таушалганнар дәрәҗәсенә җиткән, ә бәлкем узып та киткәннәрдер”, ди Кравченко.

Ә менә диңгездә юлчылар ташу хезмәтен күрсәткән ширкәт башлыгы Игорь Глухов, елгаларда юлчылар ташу хезмәтендә көндәшлек булмый торып, кораб хуҗаларына аларның техник ягына акча әрәм итү файдалы түгел дип саный.

“Русия елгаларында йөрүче кораблар базары өлкәсендә хәл бик куркыныч, чөнки аларга уртача 40-60 ел һәм техник хәле турында инде фаразларга гына кала”, ди ул.

Глухов чит ил ширкәтләрен Русия елгаларына җибәрмәүләрен әйтә. Һәм бу көндәшлек булмауга китерә.

“Җәй көнне бу бик яхшы бизнес. Бәяләр югары һәм яңа флот төзү өчен акчалар кертүгә бернинди дә этәргеч юк. Юлчылар ташу күләме 200 миллиард сумлык. Елгалардагы сәфәрләргә ихтыяҗ бик зур. Мисал өчен Петербур-Мәскәү юлында гына да елына 150-180 мең кеше йөри”, дип өсти ул.

“Булгария” корабы да Пермьнән “Бердәм Русия” партиясе вәкиле, “Кама елга пароходлыгы” ширкәте җитәкчесе Михаил Антоновка караган. Кайбер блоггерлар инде аның чит илгә качканын яза. Ләкин ул җитәкләгән оешмада моны кире кагалар.
XS
SM
MD
LG