Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Сүрия президенты хокукый нигезен югалтты


Шәм-Шәрифтәге АКШ илчелеге һөҗүмнән соң.
Шәм-Шәрифтәге АКШ илчелеге һөҗүмнән соң.
Кушма Штатлар президенты Барак Обама, Сүрия президенты Бәшәр Әсад илне демократик юлга чыгара алмаганга хокукый нигезен югалтты, дип саный.

Обаманың CBS News белән булган әңгәмәсенә кадәр АКШ Дәүләт департаменты башлыгы Һиллари Клинтон да әнә шундый ук белдерү белән чыккан иде. Хәбәр агентлыклары шулай да, АКШ президенты Әсад вазыйфасыннан китәргә тиеш, дип әйтүдән тыелып калды, дип белдерә.

Сүриядә март аеннан башланган халык күтәрелешләре Әсадның президентлыктан китүен таләп итә.

БМО Иминлек Шурасы 11 июль көнне Шәм-Шәрифтә Әсад яклыларның АКШ һәм Франция илчелекләренә һөҗүмен хөкем итте. Вашингтон, АКШ һәм аның беректәшләре, тыныч демонстрантларга каршы көч кулланучы һәм эзәрлекләүче Сүрия җитәкчелегенә, яңа чикләүләр кертү юлларын эзләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG