Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” фаҗигасе семберлеләрне дә читләтеп үтмәде


Фаҗигадә югалучылар арасында семберлеләр дә бар
Фаҗигадә югалучылар арасында семберлеләр дә бар

Бу фаҗига турында Казаннан да, Мәскәүдән дә тәфсилләп сөйләделәр. Фаҗигагә юлыгучылар арасында Cембердән ике кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә, коткарылганнар да бар.


Татарстанның ут күршесе Сембердән дә ике кеше сәяхәттә катнашкан икән: Ульян дәүләт педагогия университеты мөгаллиме Алексей Стеценко һәм аның хәләл җефете Авыл хуҗалыгы академиясенең Ватан тарихы кафедрасы мөдире Людмила Буторина. Алар хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала.

Теплоходта эшләүчеләр арасында да семберлеләр булган. Новоспасск шәһәрендә яшәүче 1983 елда туган Руфинә Алиева – ашханә хезмәткәре, Павлов районы Евлейка авылында 1986 елда туган Артур Гарифуллин моторист булып эшләгән.

Исән калганнар арасында өлкә үзәгендә яшәүче озатучы (проводница) Татьяна һәм матрос Павел Романовлар, Сенгилей цемент заводында эшләүче 1967 елгы Александр Шкапов. Теплоходта эшләгәнгәдер, алар алдында “Кая барып бәрелергә?” дигән сорау тумагандыр инде: исән калганнар. Дөресрәге, аларны коткара алганнар.

Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов җирле телевидение аша фаҗига корбаннарының туганнарының кайгысын уртаклашуын җиткерде. Ул шулай ук ут күрше Татарстан җитәкчелегенә дә теләктәшлек белдерде.
XS
SM
MD
LG