Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иделдә “Булгария”дә батканнарны эзләү урыны зурайтылган


Татарстанда “Булгария” көймәсендә батканнарны эзләү Идел агымы белән 190 чакрымга зурайтылган. Һәлакәт булган урында эшләүче гаувасланың (водолазлар) саны да арттырылган.

101 кешенең үлеме расланган, 28 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Туксан кешенең җәсәде танылган.

Сишәмбе көнне көймәне кулланып торучы ширкәт “Аргоречтур” җитәкчесе Светлана Инякина һәм Русия елга регистроның Кама бүлегендәге өлкән белгече Яков Ивашов кулга алынган иде.

Суга батучыларны коткармаган ике көймәнең капитанына карата да җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG