Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенилюкс илләре Либиянең гыйсьянчылар хакимиятен кануный дип тапты


Бельгия, Люксембург һәм Нидерланд гыйсьянчыларның милли күчеш шурасын Либиядә халыкының кануный вәкиле дип таныды.

Әлеге өч илнең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә Либиянең Күчеш шурасының тышкы эшләр бүлеге башлыгы белән очрашты.

Алдарак Мөәмәр Каддафи гаскәрләре гыйсьянчылар кулында булган Әл-Кәвалиш торак урынына һөҗүм башлаган дип хәбәр ителгән иде. Әл-Кәвалиш ил башкаласы Триполидан йөз чакрымлап көньякка урнашкан.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы, гыйсьянчылар кулында булган кайбер шәһәрләрдә Мөәмәр Каддафи яклыларның кибетләрен, өйләрен һәм башка милекләрен талый, яндыралар, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG