Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва президенты табигый газ канунын имзалады


Литва президенты Даля Грибаускайте “Табигый газ турында” канун имзалады. Әлеге канун нигезендә ягулык китерүче Русиянең “Газпром” ширкәте монополиясе кимер дип көтелә.

Европа Берлеге директивалары нигезендә канун газ табуны аны китерүдән һәм бүлүдән аера. Грибаускайте бу хәлне республиканың бәйсез энергетикага адымы дип атады. Әлегә илдә өч эшчәнлек тә Русиянең “Газпром”ы күзәтүендә.

Литва газ өчен базар бәясенә караганда 30 процентка күбрәк тели. “Бу икътисадый түгел, ә сәяси мәсьәлә булды”, ди Грибаускайтес.

Литва парламентындагы оппозиция әлеге канун Русия белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне начарлатачак һәм газ бәясенең үсүенә китерәчәк, дип белдерә.

Хөкүмәт исә киресенчә, Литвадагы газ тармагында хиссәләштерү системасын үзгәртеп кору гадел көндәшлеккә мөмкинлекләр ача, дигән карашта. Димәк, кулланучылар да гадел бәядән сатып алачак. Үзгәртеп кору ике елдан соң тәмамланырга тиеш.

Аннан да кала Литва үзендә сыек газ терминалы төзергә һәм шулай ук табигый газ ятмаларын табу эшләрен башларга җыена.
XS
SM
MD
LG