Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Вашингтонга үзенең терроризмга каршы көрәшүен искә төшерде


Пакстан хакимияте АКШның Исламабадка иминлек өчен 800 миллион долларны кисәчәген белдергәч, бүген борчылу белдерде.

Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани Белуҗистан вилаяте башкаласы Кветта шәһәрендә журналистлар белән очрашканда әнә шул хакта әйтте. Ул Кушма Штатлардан рәсми хәбәр килмәгәнлеген белдереп, үз иленең “терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшүен” ассызыклады.

Гилани Пакстан махсус хезмәте башлыгы Вашингтонга сөйләшүләргә китүгә чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG