Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыста корал шартлап үлгәннәр җирләнде


Хөкүмәт әлеге каза сәбәпләрен тикшерәчәк бәйсез төркем булдырыр дип тә көтелә.

Кичә Кыпрыс республикасы башкаласы Никосиядә өч меңләп кеше президент Деметрис Христофиасның вазифасыннан китүен таләп итеп протест йөреше үткәргән иде.

300-ләп манифестант полициягә ташлар һәм яндыргыч шешәләр ыргыта башлагач егерме кеше тоткарланды.

Шулай ук Ларнака шәһәрендә дә зур булмаган демонстрация үткәрделәр.
XS
SM
MD
LG