Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария”дә үлүчеләрнең туганнарында акча кайгысы түгел


“Булгария” корабын су астыннан 19 июльдә чыгарачаклар. Кайбер кешеләр хөкүмәт биргән акчадан баш тарта.

Елгадан чыгарылган 100дән артык мәетнең 96сының кем булуы ачыкланган. Алар арасында, 17 ир кеше, 64 хатын-кыз һәм 2З бала. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, гауваслар (су астында йөзүчеләр) корабның машина бүлегендә эшли алмый, чөнки юл тимер-томыр белән тулган.

“Гауваслар бөтен җирдә булды, әмма машина залына үтә алмады. Мөгаен, кораб батканда ул бүлмәдәге әйберләр урыныннан күчкәндер”, ди Русия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Александр Чуприянов.

Корабта эзләү эшләре дәвам иткәндә, бу һәлакәттә үлүчеләрнең туганнары якыннарын күмү белән мәшгуль. Кичә Арча районыннан бу корабта булган 16 кешенең берничәсе җирләнде, алтысын коткарганнар.

Шулай ук “Булгария” капитаны Александр Островский да җиргә иңдерелде. Аның тирәсендә әледән-әле төрле имеш-мимешләр йөри. Капитан исерек булган, аның белән хатыны һәм баласы булган, күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары "алар да баткан" дип язып чыкты .

“Комсомольская правда”га аның беренче хатыны Татьяна моның дөреслеккә туры килмәвен әйткән. Аның сүзләренчә, Островский “коммерция капканына” эләккән.

“Фирманың ремонтка акчасы юк иде. Хәтта экипажга эшләгәнгә дә тиешенчә түли алмадылар. Ул анда үз акчасын бирде. Соңгы берничә елда ремонтка аның 350 мең сумы китте. “Булгария” батканда да ул хәленнән килгәннең барысы да эшләвенә иманым камил. Ул бик яхшы йөзә, шуңа котыла ала иде. Минемчә, ул үзе кораб белән бату карарына килгән”, ди ул.

Александр хәзер язылышмыйча гына икенче хатын белән яшәгән. Гөлшат ире белән корабта бик күп йөзгән, хәтта идарәче дә булып эшләгән.

Ул “Украина” (“Булгария”нең элекке исеме) ремонтына беркайчан да акча бүленмәвен әйтә. Һәм көймәнең бер якка авышуы да инде беренче генә түгеллеген ассызыклый.

“Ул гомер-гомергә шундый иде. Кораб таркала барганга мин аңарга утырып чыгарга курыктым. Александр: “Курыкма, ул бит элекке елларда төзелгәнгә нык”, дип әйтә килде. Безне хәтта Волгоградка баргач, портка кертмәделәр, чөнки фирма узган тукталу өчен дә акча түләмәгән булган. Шунда экипаж кешеләреннән берәмтекләп акча җыйдык. “Украина”ны “Булгария”гә үзгәртү дә шул бурычларга бату белән бәйле иде”, ди Гөлшат.


Корабны елга төбеннәнә чыгару 19 июльгә планлаштырыла. Аның өчен Волгоградтан махсус йөзә торган краннар киләчәк. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, хәзер “Булгария”не су астыннан чыгаруны җәмәгатьчелеккә турыдан-туры күрсәтү мөмкинлеге карала. Кораб Казаннан 130 чакрымлап көньякта, ярдан өч чакрымга якын ераклыкта, 18 метр тирәнлектә су төбендә ята.

Инде чәршәмбе көнне үк Русия һәм Татарстан хөкүмәтенең һәлакәттә үлгәннәрнең туганнарына һәм зыян күргәннәргә акча бүлү турында әйтелде. Туганнары үлгәннәр Русиядән бер миллион, Татарстаннан 300 мең сум алачак.

Җәрәхәтләрнең дәрәҗәсенә карап, зыян күргәннәргә федераль бюджеттан 400 яки 200 мең, ә Татарстаннан 100 мең сум бүленәчәк. Ләкин хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин кайбер кешеләрнең бу акчалардан баш тартуын әйтә, икенчеләре әлегә алырга әзер түгеллекләрен белдергәннәр. Бу акчаларны һәркемнең өенә китерү җае каралачак. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә үз төбәкләренә күчереләчәк.

Гомумән, “Булгария”дә биш кеше – Мари Иле республикасыннан, өчәү – Чиләбедән, Екатеринбурдан, Удмуртиядән, Самардан һәм Беларустан – берешәр, Ульян өлкәсеннән – икәү булган.
XS
SM
MD
LG