Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары Закировка баш бирми


Башкортстан татар конгрессы утырышы, 7 июль,2011 ел
Башкортстан татар конгрессы утырышы, 7 июль,2011 ел

Башкортстан татарлары конгрессы сентябрьдә булачак чираттагы корылтайга әзерләнә. Узган атнада әлеге чарага багышланган утырыш узды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да корылтайга үз тәкъдимнәрен ирештергән. Әмма Уфадагы татар оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы сәясәте белән килешми.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җитәкчесе Ринат Закиров Башкортстан татарлары язмышына битараф түгеллеген янә бер кат исбатлады. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Финляндия, АКШ, Төркия, Ижау яисә Екатеринбурга даими очучы Ринат Закиров миллионнан артык татар яшәгән һәм даими рәвештә милли-мәдәни хокуклары бозылуы турында чаң каккан Башкортстанга үзенең рәислеге чорында әлегә ике тапкыр гына килергә вакыт тапты.

Беренче тапкыр ул Башкортстанга 2004 елның көзендә килде. Башкортстан татарлары соравы буенча Уфада Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы узды. Бу утырышта Ринат Закиров Башкортстан татарларының хәле белән якыннан танышкач, Башкортстан түрәләрен каты тәнкыйть утына тоткан карарны кабул итү белән килеште.

Әмма икенче тапкыр Хәтер көне алдыннан 2009 елның 14 октябрендә Уфага килгәндә Ринат Закиров бөтенләй башка шәхес сыйфатында килеп чыкты. Башкортстан татарлары милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашудан баш тартып, ул Башкортстан татарларының хокукларын кысу сәясәтен алып барган Мортаза Рәхимов белән генә очрашып кына калмады, ә Рәхимовның шундый милли сәясәтен тулысынча хуплавын белдерде. Хәтер көне алдыннан бу, әлбәттә, символик белдерү булды.

Шуннан соң Ринат Закиров Башкортстан татарлары конгрессының гамәли җитәкчелеген инкарь итеп, Рәхимов белән килешеп, яңа татар конгрессы төзү эшен башламакчы булды. Имеш, әлеге конгресс Башкортстан хакимиятләре белән эшли белми, анда төрле экстремистик карашлы кешеләр җыелган.

Мортаза Рәхимов урыныннан алынып, Башкортстанга яңа президент куелгач та һәм Башкортстан татар милли оешмалары яңа президент белән конструктив хезмәттәшлеккә әзер икәнлекләрен белдергәч тә, Закиров әфәнде әле дә яңа конгресс төзү ниятләре белән йөри булып чыкты.

Яңа конгресс дигәндә, әлбәттә, параллель конгресс түгел, ә элеккесе урынына үзе теләгән кешеләрдән торганын җыю.

Узган атнада Ринат Закиров янә бер тапкыр үзенең күңеленә хуш килә торган Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетын төзергә омтылып карады.

6 июльдә аның Уфага килергә җыенуы һәм Башкортстан татарлары конгрессының киңәйтелгән утырышын үткәрергә ниятләве мәгълүм булды. Бу хәбәрне әлеге вакытта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкаручы Мәҗит Хуҗинга Башкортстан президенты хакимиятендә җиткергәннәр.

Закиров командасы хәтта бу сәер җыенга чакырылырга тиешле кешеләрнең исемлеген дә төзегән булган. Бу исемлектә Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының 27 әгъзасыннан бары тик 10сы гына чакырылырга тиеш булган.

Эш хәтта анда да түгел. Башкортстан татарлары башкарма комитетының утырышын җыю турында карарны фәкать Башкортстан татарлары конгрессының бюросы президиумы гына кабул итә ала. Ә Закиров та, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да түгел... Бу хәл билгеле булгач та, гамәли башкарма комитет әгъзалары үзләре Закиров үткәрергә маташкан җыенны уздырырга карар кылдылар. “Азатлык” радиосына бу турыда башкарма комитет әгъзасы, билгеле эшмәкәр Рамил Бигнов хәбәр итте:

“Шушы көннәрдә безнең бюро утырышы узды. Анда без шушы җыенны үткәрергә карар кабул иттек. Бу карар устав буенча һәм безнең ихтыяр белән кабул ителде. Җыенда бары тик бер генә мәсьәләне караячакбыз. Устав буенча быел безнең 4 елга бер тапкыр үтә торган корылтай узарга тиеш. Җыенда шушы корылтайны ничек үткәрү турында сөйләшәчәкбез”.

Мәҗит Хуҗин
Ринат Закиров эшләрнең барып чыкмавын алдан сизгән һәм үзе урынына яңарак кына аның урынбасары булып эшли башлаган Ирек Шәриповны җибәргән булып чыкты. Әлеге утырышка Закиров исемлегендәге кешеләрнең берничәсе генә килгән иде. Калганнары Башкортстан татарлары башкарма комитеты әгъзалары иде. Шуңа күрә дә бу утырышны Мәҗит Хуҗит алып барды.

Төп мәсьәләгә Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы корылтаен җыюга кагылышлы техник мәсьәләгә күчәр алдыннан, Башкортстан татарлары алдында торган бурычлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге алып барган сәер сәясәт турында фикер алышынды.

Чыгыш ясаучылар ике моментка басым ясадылар. Беренчесе, республика башына утыртылуына бер ел тулып килүгә карамастан, президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанда татар да яшәгәнен күрми. Ул хәтта үткән бер ел эчендә Башкортстан татарларының милли оешма җитәкчеләре белән очрашырга вакыт тапмады. Бу уңайдан президентка кабат мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.

Ирек Шәрипов
Икенчесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегенә бәйле. Ринат Закировның вәкиле Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты сәясәт белән шөгыльләнми, ә фәкать культурология мәсьәләсендә эшли диде:

“Менә шушы күпсанлы милли хәрәкәтегез арасында бер оешма культурология, фән, мәгариф, мәдәният өчен җаваплы булырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты дөньядагы бөтен әйбер белән шөгыльләнми, ә мин әйткән дүрт өлкә буенча гына эшли. Шушы өлкәләрдә сездә кем белән элемтә тотабыз? Татарларның милли хәрәкәте тарихыннан чыгып әйтәм, шушы юнәлешләрне кабул итсәгез иде”.

Ирек Шәрипов Башкортстанда татар лидерлары бер генә булырга тиеш түгел дигән фикерен дә әйтте:

“Сез озак еллар консервациядә яшәдегез. Шуңа күрә сезнең үсеш этаплары да башкачарак. Сез утопиягә бер мәгънәдә бирелмәгез. Әгәр дә сез ике көндә җыелып бөтен проблемаларны хәл итәбез дип уйласагыз, бу әлбәттә алай булмаячак. Чөнки Русиянең бер төбәгендә дә андый ситуациянең булганы юк. Шуңа күрә барыбер берничә татар оешмасы булдырырга кирәк”.

Аның әйтүенчә, (ул моны Закировның фикере икәнлеген дә белдерде) Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесен сайлаганда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты позициясен, ягъни Ринат Закиров позициясен санга сукса яхшы булыр иде, диде.

“Ринат Закировның бер үтенече булды. Лидерның намзәтен билгеләү сезнең эш, әмма бу кешенең шәхесе турында киңәшләшсәгез иде”, дип әйтте Ирек Шәрипов.

Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын ниндидер зур филармония, яисә Сабантуйлар үткәрә торган төркем итеп күзаллауны Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары нигездән хаталы һәм зарарлы дип бәяләделәр.

Шушы ук көндә 7 июльдә Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты чираттагы тапкыр үзенең җитәкчесен алыштырды. Илгиз Солтанморатовны Чиләбе өлкәсе башкортлары корылтае башлыгы, Русия дәүләт думасы депутаты Марсель Йосыповка алыштырдылар.

Шунысы мөһим, башкарма комитет әгъзалары Солтанморатовны концерт, Сабантуйлар оештырып йөргәне өчен түгел, әгәр шулай кылынган булса, аны тавыш бирү юлы белән түгел, ә типкәләп куып чыгарган булырлар иде. Ә башкортларның милли, мәдәни, сәяси хокукларын җиренә җиткереп оештырмаган өчен алдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан аермалы буларак, Бөтендөнья башкорт корылтае рәислек вазыйфасына үтә таләпчән карый. Шуңа күрә башкорт корылтайлары өч җитәкче сайлаган булса, эш барышында аларның саны җидегә җитте. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты Русия җитәкчелегенә дә сәяси таләпләр куя, Башкортстанда да иҗтимагый-сәяси эшләр алып бара.
XS
SM
MD
LG