Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Халык фронтына каршылар утырышы үтте


Халык фронтына каршылар утырышы
Халык фронтына каршылар утырышы

Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинның халык фронтына кермәгән фирка, хәрәкәт, оешма җитәкчеләренең уртак җыелышы узды.


Җыелышта Русия дәүләт Думасына сайлаулар мәсьәләсе тикшерелде. Русия патриотлары фиркасе рәисе Заһир Хәкимов бу чара хакында шуларны ирештерде:

“Бу безнең икенчегә җыелуыбыз. Беренче тапкыр Халык фронты төзелгәч җыелган идек. Анысы безнең оешу җыелышы булды. Монысында сайлауларга әзерлек мәсьәләсен тикшердек.

Без Бердәм Русия фиркасенә каршы түгел, без сайлауларда хакимият ресурсларына каршы. Мәсәлән, агымдагы елның мартында узган җирле сайлауларда Стәрлетамак районында бер авыл шурасы рәисе сайлау нәтиҗәләрен күтәреп барлык республикага хур булган иде. Аның канун бозып, Бердәм Русия намзәтләре өчен эшләве мәхкәмәдә каралып, гадел карар чыгарылды. Бу һич кенә дә Бердәм Русия фиркасенең дәрәҗәсен күтәрми. Андый очраклар бүтен республика тулы.

Минем хакимият фиркасе җитәкчеләре белән сөйләшкәнем булды. Алар да гадел сайлаулар яклы булуларын белдерәләр. Мин хакимият ресурслары хакимият фиркасе өчен артык тырышып эшләп, эшне генә боза дип исәплим”.

“Фронтовиклар”га каршы утырыш республика коммунистлары утырган бинада, Ленин бюсты астында узды.
XS
SM
MD
LG