Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

"Булгария" һәлакәтендә 113 кеше үлгән


Туганнарын югалтканнар җеназада

Туганнарын югалтканнар җеназада

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларынча, Татарстанда «Булгария» көймәсе һәлакәтендә 113 кеше үлгән. 102 кешенең мәете кемнеке булуы ачыкланган.

«Булгария»не су астыннан күтәрү өчен кирәкле җиһазлар белән Петербурдан Казанга очкыч килде. Бүген гаувазлар (водолазлар) көймәдә тикшерү эшләрен төгәлләр дип көтелә.

Кичә Казан мәхкәмәсе көймәне кулланып торучы ширкәт башлыгын һәм көймәне кулланырга яраклы дип белдергән кәгазьләр биргән Кама елга регисторы белгечен кулга алу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG