Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлауда дүрт кеше үлгән


Әфганстанда Кандаһарда мәчеттә булган шартлауда дүрт кеше үлгән. Алар арасында югары дәрәҗәдәге рухани да бар. 11 кеше яраланган. Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Интихарчы бомба шартлаткан.

Чәршәмбе көнне Кандаһарда Хәмит Карзаиның бертуганын җирләделәр. Кандаһар виляте шурасы әгъзасы Әхмәт Вәли Карзаины сишәмбе көнне үзенең сакчысы үтергән иде.
XS
SM
MD
LG