Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Хокук яклаучылар Наталья Эстемирова үлемен кабат тикшерергә чакыра


Наталья Эстемирова

Наталья Эстемирова

Хокук яклаучылар Русия хакимияте Наталья Эстемированы үтерү җитәрлек дәрәҗәдә тикшерелми дип белдерә.

Amnesty International, Human Rights Watch, Норвегия Һельсинки комитеты һәм башка хокук яклау оешмалары Эстемирова үлеменең ике еллыгына уртак белдерү белән чыкты.

Әлеге документта җирле түрәләрнең җинаятькә катнашы булу-булмауны полиция әлегә кадәр ачыкламаган диелә.

Хокук яклаучылар кабат җентекле, гадел һәм ачык тикшерү үткәрергә, гаеплеләрне җәзага тартырга чакыра.

Бүген Мәскәүдә «Мемориал» бинасында Наталья Эстемирова истәлегенә кичә була.

«Мемориал» хокук яклау үзәге хезмәткәре Эстемированы 2009 елның 15 июлендә Грозныйда урлыйлар. Шул ук көнне аның ядрә тиеп үлгән җәсәде Ингушетиядә табыла.

XS
SM
MD
LG