Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласында 60 кеше кулга алынган


Сүрия башкаласында кичә булган демонстрациядә кимендә алтмыш кеше кулга алынган. Бу хакта хокук яклаучылар хәбәр итә. Кулга алынучылар арасында актерлар, журналистлар һәм язучылар да бар.

Оппозиция активистлары белдерүенчә, хөкүмәт гаскәрләре һәм иминлек көчләре илнең төрле җирендә, шул исәптән Һомс шәһәрендә һәм Дәръа вилаятендә рейдлар үткәрә.

Соңгы тәүлек эчендә Сүриядә кимендә сигез демонстрант үлгән.

Бүген Гыйрак чиге буендагы Дейр әз-Зор вилаятендә демонстрантларга полиция ут ачып бер кеше үтерелде.

Кичә кич илнең төньягындагы Иглиб вилятендә хөкүмәт гаскәрләре рейды вакытында җиде кеше үтерелде һәм дистәләрчә кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG