Accessibility links

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятенә яңа рәис сайланды


Яңа рәис Нәзирә Касыймова һәм элекке рәис Ирек Шәрипов
Яңа рәис Нәзирә Касыймова һәм элекке рәис Ирек Шәрипов

Удмуртия татарларын милли мәдәни мохтарияте рәисе итеп Нәзирә Касыймова сайланды. Ул озак еллар мәгълүмат министры урынбасары булып эшләде. Татар басмасына, мәгълүмат чараларына ярдәм итеп торды.


Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятен дистә елга якын Ирек Шәрипов җитәкләде. Аның Казанга күчеп китүе сәбәпле, оешмага яңа рәис сайлау мәсьәләсе килеп туды. Аны хәл итү өчен мохтарият әгъзалары милли-сәясәт министрлыгына җыелды. Әлеге министрлык җитәкчесе Владимир Завалин яңа рәис турында хакимият кабинетларында фикер алышулар булуын һәм матбугат министры урынбасары вазифасын башкарган, бүген лаеклы ялдагы Нәзирә Касыймованың кандидатурасын хуплауларын җиткерде. Шул ук вакытта ул, мохтарият әгъзалары башка кешене тәкъдим итәргә ирекле, дип белдерде.

Нәзирә Касыймованы мохтарият рәисе итеп сайлауны Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгуд ага Гаратуев хуплап чыкты. Нәзирә ханымның татар үзәгенә һәрвакыт ярдәм итүен билгеләп үтте. Татар оешмасының корылтайларына, башка чараларына хакимияттән чакырылган вәкилләр арасыннан ул беркайчан да баш тартмавын, аларда актив катнашуын ассызыклап үтте. “Татар басмасы яисә татар телендәге мәгълүмат чараларына кагылышлы проблемаларны хәл итәргә тырышты”, дип билгеләде Мәсгуд Гаратуев.

Тавыш бирү
Шул ук вакытта Мәсгуд ага татар иҗтимагый үзәген халык оештыруын, ә милли-мәдәни мохтариятнең дәүләт тәкъдиме нигезендә барлыкка килүен исәпкә алып:

“Мохтарияткә хакимият вәкилләре белән аралашып, эшләрне хәл итәргә кирәк булачак. Инде монда хакимият коридорларында адашмыйча йөрүче, кабинетлар хуҗалары белән уртак тел таба белүче кирәк булачак”, диде.

Җыелышта бертавыштан Нәзирә Касыймова мохтарият рәисе итеп сайланды.

“Минем өчен көтелмәгән тәкъдим булды. Бер йодрык булып бергә эшләсәк, уңышлар булачак”, диде Нәзирә Касыймова. Шул ук вакытта җыелышта катнашучыларны үзенә ярдәм итәргә сорады яңа сайланган рәис. Шуңа да элек рәиснең бер урынбасары булса, хәзер алар саны бишкә җитте. Мәдәният, яшьләр эше һәм бизнес буенча рәистәшләр сайланды. Шурага яңа әгъзалар сайланды.

Әлеге җыелышта көн тәртибендә бер сорау – яңа рәис сайлау гына булуына карамастан, башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Газетаны, татар телендәге теле-радиотапшыруларны саклап калу мөһим. Татар гимназиясенең язмышы да кыл өстендә тора. Бу уңайдан Ирек Шәрипов Ульян өлкәсенә татар мәдәни учагын торгызу һәм гимназиясен булдыру өчен зур күләмдә Татарстаннан акча бүленеп бирелүен әйтте. “Шундый мөмкинлектән Удмуртиядә яшәүче татарларга да файдаланырга кирәк”, дип белдерде ул. Ә моның өчен “Спартак” халык иҗат йортын “Татар иҗат йорты” итү, татар гимназиясе дә телдә генә шулай атала, аның рәсми документларында да татар сүзе булуы зарури дип ассызыклады.

Бу үзгәрешләрне Ирек Шәрипов үзе Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгәндә кертеп булмады. “Бәлки хәзер БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары буларак, “өстән” эшләргә ярдәм итәрсез?” дигән сорауга: “Курыкмыйча хакимият җитәкчеләреннән таләп итәргә кирәк”, дип җавап бирде ул.

Ерактагы кояш яктырак дип әйтә татар халык мәкале. Шулай да күләгәсе төшмичә, җылысы тияр дигән өмет бар.

“Спартак” иҗат йорты мөдире Резедә Миркасыймова: “Татар оешмалары билгеләгән зур чараларны мәдәният министрлыгы планына кертергә кирәк”, дип, бу мәсьәләне үзе хәл итәргә алынды.

“Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова Удмуртиядә профессиональ татар дәүләт ансамбле булдыру турында фикерләре белән уртаклашты. Әлеге төркемдә күпчелекне профессиональ музыкаль белеме булган кызлар тәшкил итә. Шуңа да әлеге мәсьәләне дә көн тәртибенә куярга килештеләр.

Үткән елда Федераль Сабан туена күп кенә татар милли киемнәре тектерелде. Аларны төбәкләрдәге коллективларга бирү турында карар да кабул ителгән иде. Әмма киемнәр язмышы әле һаман хәл ителмәгән икән. Сәхнә киемнәрен төбәкләрдә әле дә көтәләр. Бу хакта Воткинскийдан “Тургай” ансамбле җитәкчесе, шагыйрә, күп җырлар авторы Гөлфия Исхакова, Можгадан Фәния Гыйззәтуллина сөйләделәр.

Проблемалар күп. Җыелышта катнашучылар тарафыннан бу проблемаларны чиратка куеп түгел, барысын да кичектермичә хәл итәргә кирәк дигән фикер яңгырады.
XS
SM
MD
LG