Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабанда спорт катерлары җилдерәчәк


Кабанда шушындый спорт катерлары ярышачак
Кабанда шушындый спорт катерлары ярышачак

16-17 июнь көннәрендә Казанда “Формула-1” класслы катерлар арасында дөнья беренчелеге үтәчәк. Татарстан башкаласында беренче тапкыр оештырылучы әлеге ярышларга дөньяның 8 иленнән 9 такым катнашачак.


Казан тагын бер дөньякүләм ярыш үткәрергә җыена. Монысында су өстеннән җилдерүче тиз йөрешле спорт катерлары Кабан күлендә көч сынашачак.

Казанга 8 илдән 120 спортчы килгән

Русиядә мондый ярышлар инде 10 тапкыр оештырылса да, Татарстанда әле беренчесе үткәреләчәк. Монысында Русия белән беррәттән, Финляндия, Италия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Португалия, Катар һәм Швеция такымнары үзара ярышып, яңа дөнья чемпионын билгеләячәк.

Беренчелек ике категориядә үткәреләчәк, F-1дә – 18, ә F-4тә 8 ярышчы булачак, ә гомум катнашучылар саны 120 спортчыдан артып китәчәк.

Татарстан спортчылары катнашмый

Хәзерге вакытта дөнья беренчелеге өчен барлык хәзерлекләр дә тәмамланып бетеп килә, ди Татарстан спорт министрлыгы вәкиле Эльмира Хамдеева.

Ярышларга нибары ике көн генә калып бара. Ярышачак такымнарның барысы да килеп бетте инде, ди ул.

Хамдеева сүзләренчә, быелгы беренчелек могҗизалы һәм серле күл – Кабан күлендә үтәчәк. Ярышларны "Планета фитнес" һәм Камал театры бинасы яныннан һәм шулай ук түләүле урыннарга билет алып кереп тә карап булачак, дип өсти ул.

Билет бәяләре исә мең ярымнан алып өч мең сумга кадәр булачак. Ә тамашачыларның саны 50 меңнән артыр дип көтелә.

Ни өчен Кабан күле?

Су ярышларын уздыру өчен белгечләр Кабан күлен сайлап алуны таләп итте. Чөнки күл тигез яссылыкта урнашкан һәм мондый урыннарда катерлар узышкан вакытта зур тизлеккә ирешә ала һәм ярышлар бик матур узар дип көтелә, дип тә өсти ул.

Гадәттә ярышлар алдыннан аны оештыру өчен тотылган чыгымнар да, бүләккә нәрсә биреләчәген дә алдан әйтәләр. Тик монысында алай түгел икән.

Ярыш чыгымнары һәм бүләге сер

Эльмира Хамдеева сүзләренчә, бу хакта әлегә сер сакларга кушканнар. Ярышлар тәмамлангач, барысы да ачыкланыр, ди ул.

Татарстанда әлеге спорт төренә карата кызыксыну торган саен арта бара. Алга таба, әлеге ярышлар да нәтиҗәле үтеп китсә, республикада бу спорт төре тагын да киңрәк колач җәер дип өметләнәм, ди Эльмира Хамдеева.

Формула-1 спорт катерлары җилдән җитез тизлеккә ия, дип белдерә чараны оештыручылар. 3 секунд эчендә тизлекләрен 100 километрга җиткергән ярыш көймәләре, сәгатенә 250 километрлык тизлеккә җитә алачак. Аларның бәяләре 100 мең долларлар белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG