Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия журналистлары Шыгырдан хакында фильм төшерде


Дамир Нигмәт һәм Фәрит Абитов Төркия каналы өчен "Авыл көе"н башкара
Дамир Нигмәт һәм Фәрит Абитов Төркия каналы өчен "Авыл көе"н башкара

Бу көннәрдә Чуашстанның Шыгырдан авылында берничә көн дәвамында Төркиянең “TRT- AVAZ” дәүләт теле-радио ширкәте журналистлары эшләде.


Чуашстанның Шыгырдан авылы соңгы елларда татар җәмәгатьчелеге күз алдында булды. Фәнни-гамәли җыеннар, дини очрашулар, бөтен җирдә мәктәпләр ябылганда, Шыгырданда яңа мәктәпләр ачылу, тиңе булмаган “Өч сәхабә” мәчетенең төзелүе, быел исә татар авылларының икенче Гомумрусия Сабан туен кабул итүе – болары киң җәмәгатьчелеккә күренгән эшләрнең кайберләре генә.

Шул ук вакытта Шыгырдан татар һәм Русия матбугатында да төрле вакыйгалар уңаеннан еш яктыртылып киленде. Инде Шыгырдан халыкара матбугат сәхнәсенә дә чыга башлады.

“Анда бер авыл бар, еракта”

“TRT” Төркиянең дәүләт телевидениесе буларак, алты телдә һәм берничә канал буларак эшли. Шушы каналларның берсе “TRT- AVAZ” дип атала. Русиядә әлеге каналны иярченнән карап була. “TRT- AVAZ” каналында төрки дөньядагы авылларга багышланган “Бер авыл бар, анда еракта” дип аталган тапшырулар шәлкеме күрсәтелә. Моңа кадәр, Казакъстан, Кыбрыс, Македония, Болгарстан кебек илләрдәге төрки авыллар, (араларында татар авыллары да булган, мәсәлән, Болгарстанда) хакында тапшырулар күрсәтелгән. Каналның гомум аудиториясе 450 миллион кеше санала.

Шыгырдан хакындагы тапшыру исә шушы шәлкемнең унҗиденче тапшыруы булачак.

Тапшыруның исеменә килгәндә, ул Төркиядә классик саналган бер җырдан алынган. Әлеге җыр "Анда бер авыл бар ерак, ул авылны күрмәсәм дә, белмәсәм дә, ул минем туган авылым" дигән сүзләр белән башлана. Ә тапшыруны исә авторлар, үзләренең сәхифәләрендә менә болайрак тасвирлый:

“Борынгы булу сәбәпле, онытылуга дучар калган. Бары тик үз якташлары тарафыннан гына искә алынган җирләр. Бер шәһәрнең иң читендәге яшәү урыны, иң ерактагы авыл. Ни дәрәҗәдә ерак булса да, бу авылны, асылда аның безгә бик якын булуын аңлау өчен, аны шунда барып күрү кирәктер.
Авыл хакимияте башлыгы Рәшит Күпкәнов Шыгырданның бүгенге хәле һәм тарихы белән таныштыра

Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казакъстан, Македониядә… Исемен бары тик белергә тиеш булган кешеләр генә белә торган туган җирләр. Безгә ерак булган авыллар. Безнең ерактагы туганнар һәм милләттәшләребез. Аларның безгә әйтергә теләгән сүзләре бар, безнең, әлегәчә ишетә алмаган.

“Бер авыл бар анда, еракта”, йөрәкләрне эретерлек тормыш эзләре, TRT AVAZ'да”.

Көтелмәгән кадерле кунаклар

“Төркиядән килгән журналистлар Барбарос Өзкүроглу һәм Борхан Җәшкүн әфәнделәр Шыгырданга көтелмәгәндә килеп төштеләр”, дип сөйли Шыгырдан иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Ринат Абдулвәлиев. Төрки дөнья белән эшләүче “Диалог Евразия” оешмасының Казандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов Төркия журналистларын Шыгырданга алып килә.

“Татар авылы хакында тапшыру төшерергә киләбез дигәч, мин Казандагы берничә кешедән: “Кайсы авылны төшерергә мөмкин?” дип сорадым. Чөнки, бу тапшыру аша барлык татар авылларын күзаллаячаклар. Рәзил Вәлиев, Рәшит Минһаҗ кебек мәгълүм шәхесләребез Шыгырданны тәкъдим итте. Шыгырдан Татарстанда булмаса да, ә журналистлар Казан артындагы бер авылны төшерәбез дип килгәннәр иде, без Шыгырданга барырга уйладык. Кунакларыбыз маршрутны үзгәртүләре хакында Әнкара белән махсус сөйләшү дә алып барды”.

Авыл балалары мөнәҗәтләр җырларга әзерләнә


Шыгырдан өчен дә көтелмәгән кунаклар, көтелгәннәренә караганда да кадерле булдылар. Авыл хакимияте, мәхәлләнең иҗтимагый киңәшмәсе, мөфтият бүгенге заманда татар авылы ничек яшәп ятканлыгын тасвирларлык програм уйлап куйдылар.

“Авыл мондый булмас”

Шыгырдан хакында документаль фильм төшергәндә шактый мәзәк хәлләргә дә юлыгалар. Мәсәлән, Төркиядән кунаклар авылда спортзал, төрле офислар булуына аптырыйлар. Алар күзаллавында, авылда көтүләр генә йөрүе, кырларда иген генә үстерү мөмкин. Рәсим Хөснетдинов: “Шыгырдан бүгенге татар авылы нинди булуы һәм нинди булырга тиешлеге хакында тулы бер күзаллау бирде”, ди.

Шулай итеп, Төркия кунаклары, Шыгырдан халкының, Шырша Наил хуҗалыгы мисалында, кырларда гектарлап кәбестә, бәрәңге үстерүләрен дә, (ә болар шәхси хуҗалыклар), Илнар Абдулвәлиев йорты мисалында, файдалы итеп һәм заманча мал үстерүләрен дә, Фәрит Чабатов тырышлыгы нәтиҗәсендә булган, авылдагы татар көрәшенең ничек үсүен дә, шул ук Фәрит әфәнденең ширкәте мисалында, малларның хәләл итеп тонна-тонна эшкәртелүен дә күрделәр.

Моннан тыш, авыл халкының милли мәдәният белән тулаем берегеп яшәгәнен дә тапшыруга төшерделәр. Авылның олырак җырчылары Дамир Нигъмәт, Фәрит Абитовлар, яшьләрдән Азат авыл көйләрен авыл сахрасында җырлап бирделәр. Рафыйка Багманова йортында татар табыны серләренә төшенделәр. Авыл башлыгы Рәшит Күпкәнов исә Шыгырданда икмәк пешерү, милли ризыклар ничек итеп әзерләнүен үз йортында күрсәтте. Шунысын да әйтергә кирәк, икмәк пешерү күренеше һәр бер тапшыруда аерым бер рубрика буларак күрсәтелә икән.

Чуашстанның үзәк Җәмигъ мәчете белән исә имам Рифкат хәзрәт таныштырды. Төркия вәкилләре бу мәчеткә соклануын яшермәде. Бигрәк тә, Шыгырданда урнашкан Чуашстан мөфтиятенең Төркия белән тыгыз элемтәдә яшәп, уртак эш-гамәлләр корып ятканын белгәч, кунаклар бик сөенде.
Төркия журналистлары Шыгырдандагы "Өч сәхабә" мәчетенә сокланып, озаклап төшерделәр



Төркия кунаклары Шыгырданда һәр атна ахырында була торган берничә туйның берсендә дә булдылар. Шыгырданда, билгеле булганча, яшь парларның туйлары шактый күп йолалардан торып, ул ай дәвамында бара. Шушы туйның бер өлеше кыз ягында уза. Ул "Ак туй" дип атала. Монда тантаналы никах укыла. Төркия журналистлары өчен бу иң шаккатмалы бер чара булды.

Тагын бер аптыраган һәм кунаклар ахыргача аңлап җиткерә алмаган әйбер булды. Монысы авылдагы иҗтимагый киңәшмә. Аның эшчәнлеге белән киңәшмә рәисе Ринат Абдулвәлиев таныштырды. Әмма, халыкның шулай үзара оешып, төрле социаль проектлар белән яшәп, үзара акча туплап (ә ул акчаларга авылда зур эшләр башкарыла, кайчакта икешәр миллион акча халыктан җыела) яшәүләренә аптырадылар. Шыгырданнар исә, халыкның шушылай актив булып, авыл өчен янып яшәүләре нәтиҗәсендә, татар авылы үсеп бара, дип аңлаттылар.

“Бу – безгә инвестиция”

Төркия журналистлары Шыгырданга тулаем сокланып киттеләр. Алар төшергән документаль фильм тиздән бар төрки дөньяга татар авылының бер үрнәге итеп күрсәтеләчәк.

Әлеге журналистларның Шыгырданга булган сәфәре хакында, соңыннан авыл мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмә утырышында да сүз булды. Чуашстан мөфтие Албир Крганов, бу сәфәрне, Шыгырданга инвестиция дип атады. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә бар татар авылларын күзаллаячак фильмны Шыгырданда төшерү һәм аны халыкара каналда күрсәтү – авыл өчен зур бер алгарыш. Димәк, Шыгырдан үзенең тырышлыгы белән, шуңа ирешкән икән, алдагы көннәрдә дә төрле яклап авыл белән кызыксыну башланачак. “Бу мәдәни яктан гына түгел, икътисади яктан да булыр”, дип аңлатты ул. Иҗтимагый киңәшмә исә, Шыгырданның бүгенге үсешен шулай халыкара югарылыкта алып барырга дип карар итте.
XS
SM
MD
LG