Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

“Булгария”дә батучыларга ярдәм итмәгән капитаннар тоткарланачак


Иделдә “Булгария” көймәсе баткач су өстендәгеләргә ярдәм күрсәтмәгәнгә “Арбат” һәм “Дунайский 66” көймәләренең капитаннары тоткарланачак. Бу хакта Русия тикшерү комитеты белдерә. Элгәре аларга карта җинаять эше ачылган иде.

Гаувазлар җомга көнне “Булгария”нең бөтен бүлемнәрен дә тикшерүне төгәлләде. Алар 10 июль көнне баткан 15 пассажирны Иделдә эзләүне дәвам итә. “Булгария”не судан чыгару иртәгә башланыр дип көтелә.

Соңгы мәгълүматларга күрә, 114 кешенең үлүе расланган, 79 кеше исән калды.

XS
SM
MD
LG