Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

Якутиядә урманнар янганга гадәттән тыш хәл кертелгән


Якутиядәге 18 районга һәм республика башкаласы Якутскига урманнар янганга гадәттән тыш хәл кертелгән.

Хәзер Якутиядә 14 урында урманнар яна һәм коры һава булганга янгыннарның зураю куркынычы бар. Янгынга каршы көрәшү өчен Хабаровскидан Якутскига Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 40 коткаручысы килгән. Шулай ук амфибия Бе-200 очкычы да янгын сүндерәчәк, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG