Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Төркиянең көрд кораллы сугышчыларына каршы көрәшен хуплый


Кушма Штатлар Төркиянең Көрд эшчеләр фиркасе кораллы сугышчыларына каршы көрәшен хуплый. Бу хакта АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белдерүендә әйтелә. Клинтон Либия белән Халыкара бәйләнеш төркеме очрашуына Истанбулга килде.

Әлеге белдерү Төркиянең көньяк-көнчыгышында Төркия хәрбиләре белән көрд сугышчылары арасында күп айларга сузылган бәрелешләргә АКШның мөнәсәбәте булды. Диярбакыр вилятендәге сугышта соңгы хәбәрләргә караганда 13 хәрби һәлак булган, җиде хәрби яраланган. Җиде кораллы сугышчы үлгән.

Көрд эшчеләр фиркасе 30 елдан артык көрдләрнең үз билгеләнүе өчен көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG