Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның 12 июль фәрманы нигезендә Разил Вәлиевкә “Татарстан республикасы Халык шагыйре” һәм Гәрәй Рәхимгә “Татарстан республикасы Халык язучысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.


Фәрман эчтәлеге:

- Татарстан Республикасы хакына күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбияты үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе, һөнәри шагыйрь Вәлиев Разил Исмәгыйль улына “Татарстан Республикасы Халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирергә.

- Татарстан Республикасы хакына күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбияты үсешенә зур өлеше өчен һөнәри язучы Родионов Григорий Васильевичка (Гәрәй Рәхимгә) “Татарстан Республикасы Халык язучысы” дигән мактаулы исем бирергә.

Икеләтә бәйрәм

Гәрәй Рәхимгә “Татарстан Республикасы Халык язучысы” исеме нәкъ аның туган көне алдыннан бирелде. Бүген, 15 июль, танылган шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 70 яшь тулды.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.

Ул 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында гади колхозчы, соңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Ул җәмәгать эшләре дә алып бара; үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, аның җитәкчесе була; район авылларында концертлар куеп йөргәндә, репертуарда туган авылындагы керәшен татар фольклоры әсәрләрен киң файдалана, үз шигырьләрен дә сәхнәгә чыгып сөйли.

1961 елда район газетында яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Язгы җыр» исемле беренче шигыре басылып чыга. Шул көннән ул бик дәртләнеп язучы Шамил Бикчурин җитәкчелегендәге әдәбият-иҗат түгәрәгенә йөри башлый һәм тиздән аның иң актив әгъзасы булып китә.

1962-1967 елларда Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Яшь шагыйрьнең студентлык еллары да иҗтимагый һәм иҗади активлык белән уза: ул университет каршындагы татар әдәби иҗат берләшмәсенең бюро җитәкчесе итеп сайлана, шигырьләре республика матбугатында басыла башлый.

Университетны тәмамлагач, Г.Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли.

Аннары Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтен башкара, 1979-1981 елларда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Бер үк вакытта ул 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифаларын башкара.

Казанга кайткач, 1987-1992 елларда, Г.Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.

1992 елдан ул Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире хезмәтләрендә. Хәзерге көндә Г.Рәхим – Татарстан язучыларының әдәби фонд рәисе, Халыкара әдәби фонд идарәсе әгъзасы.

Гәрәй Рәхим
Язучы буларак Гәрәй Рәхим – өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән.

Шулай да иң беренче нәүбәттә ул шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы.

Аның тезмә әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигый садәлек һәм ихласлык, тормышның үзеннән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясау үзенчәлеге хас.

Моның өстенә ул үзенең поэтик әсәрләрендә халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәкләрдән һәм сөйләм формаларыннан оста файдалана.

Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә, шул җөмләдән балаларга һәм яшүсмер укучыларга адресланган «Чәчәк сатучы малай» (1968), «Омтылыш» (1969), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977), «Иптәшләр үзебезнеке» (1988) җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре, лирик парчалары, юмор-сатира әсәрләрендә, шулай ук 1979 елда аерым китап булып нәшер ителгән зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» һәм «Саргаймагыз, каштаннар» кебек повестьләрендә да ачык чагыла.

Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, алман, поляк, монгол, маҗар, төрек,
украин, казакъ, азәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Г.Рәхим курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай әсәренә нигезләнеп) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте нигезендә) исемле либретто, өч серияле «Борынгы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценарие, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

1980 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Русия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Г.Рәхим – «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фундаменталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопедия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»нең татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.
Г.Рәхим – 1968 елдан Советлар Берлеге (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Мактаулы исемнәре арта

Разил Вәлиевнең күпкырлы эшчәнлеге һәм иҗаты күпләргә таныш. Аның Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исемнәре арасына Татарстан республикасының Халык шагыйре дигән мактаулы исем дә кушылды.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы (элекке Ширәмәт районы) Ташлык авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул күршедәге Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбендә укуын дәвам иттерә; аны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең әле яңа гына ачылган беренче урта мәктәбенә укырга керә.

Ул башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, хикәяләр иҗат итә. Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, Разил Вәлиев бәләкәйдән үк өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, университетның журналистика бүлегендә укый, ләкин II курста университетны ташлый да, Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына яңадан беренче курска керә.

Мәскәүдә укыган һәм яшәгән елларын Разил Вәлиев гомеренең иң авыр да, иң катлаулы да, иң сөенечле дә өлеше дип саный. Биш ел буена ул бары тик шагыйрь һәм язучылардан гына торган институтта укый, бүлмә стеналарына, тәрәзә өлгеләренә кадәр шигырь белән чуарланган тулай торакта гомер кичерә.

Монда ул гаилә кора, әти була. Студент стипендиясенә гаилә асрау мөмкин түгеллеген күргәч, ул автомобиль заводының тимерчелек цехына төнге сменага йөреп, эшли башлый. Соңрак ял көннәрендә һәм төннәрен Мәскәү вокзалларында вагоннар бушатырга да, фабрикада кара эшче булып эшләргә дә туры килә аңа.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиевнең “Зәңгәр кабырчыклар” исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. 21 яше тулган көннәрдә ул “Эт кояшы” исемле беренче повестен язып тәмамлый. Шушы елларда драматургия өлкәсендә дә каләм сынап карый: аның телевизион фильм өчен язган “Яшел күзле такси” дигән сценарие институт күләмендә үткәрелгән бәйгедә беренче урын ала.

1972 елда әле генә Әдәбият институтын тәмамлаган Разил, Казанга кайтып, “Ялкын” журналында башта – әдәби хезмәткәр, аннары – бүлек мөдире, соңрак җаваплы сәркатип булып эшли. Шушы чорда ул күбрәк балалар өчен язган әсәрләре белән матбугатта күренә, нәни дусларына атап, ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра.

“Ялкын”да ул сәнгать әһелләренә багышланган дистәләгән очерклар яза, дөнья халыклары әкиятләрен татарчага тәрҗемә итә башлый, А.Экзюперинең “Нәни принц”, К.Дойльнең “Баскервильләр эте”, Р.Киплингның “Маугли” әсәрләрен татар укучыларына үз телләрендә ирештерә. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм “Яшисе килә” повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

Чаллы шәһәрендә язучылар оешмасы ачылгач, Разил Вәлиев аның җитәкчесе итеп билгеләнә, ә 1984 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары итеп сайлана.

1985 елның җәендә Р.Вәлиев дөньяның иң кайнар җиренә – инде ничә ел рәттән сугыш бара торган Әфганстанга китеп бара. Максаты – мылтык тотып, кемгәдер каршы сугышу түгел, ә анда михнәт чигүче, кан коючы якташларыбызны эзләп табып, аларның хәлен белешү, шул хакта матбугат битләре аша ватандашларга җиткерү була.

Ике айга якын вакыт арасында ул ут эчендәге Әфганстанны аркылыга-буйга йөреп чыга; юл очерклары, җырлар, шигырьләр яза, соңрак аларны республика газет-журналларында бастыра. Шундый ук максат белән 1996 елда Чечняга һәм Ингушетиягә барып кайта.

1986 елдан бирле Р.Вәлиев Татарстанның Милли китапханәсе директоры булып эшли, ә 1990 елдан ул – Татарстанның халык депутаты.

Р.Вәлиевне хәзер Татарстанда гына түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә беләләр, аны һәрдаим халыкара форумнарга, симпозиумнарга чакырып торалар. Ул “Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде.

АКШ ның һәм Англиянең биографик үзәкләре аны үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлады, дөньякүләм танылган “Кем ул кем?” дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгардылар.

Шушы биографик үзәкләр Р.Вәлиевне 5 ел рәттән (1991-1995) дөньяның иң атаклы кешеләре исемлегенә керүе белән котлап, Мактаулы дипломнарын һәм медальләрен җибәрде. Ә 1993 елда АКШның Төньяк Каролина шәһәрендәге биографик институт Р.Вәлиевкә “ХХ гасыр кешесе” дигән мактаулы исем бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG