Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Казанга ашыгыч сәфәре


Русия премьеры Владимир Путин һәм Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов
Русия премьеры Владимир Путин һәм Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов

14 июльдә Казанга Русия премьер-министры Владимир Путин килеп китте. Казан Кирмәнендә ул рәислек иткән хөкүмәт комиссиясе утырышында “Булгария” корабында һәлак булучыларның гаиләләренә матди ярдәм һәм һәлакәт нәтиҗәләре тикшерелде.


Премьер Путинның Казанга киләчәге гадәттә алданрак хәбәр ителсә дә, монысында алай булмады. Аның Татарстан башкаласын сәфәр кылачагы нибары берничә сәгать кала гына әйтелде.

Тик шулай да Мәскәү түрәсе үтәсе юлларга юл иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр бик тиз тезеп бастырылды. Сары киемле ДАИ кешеләре һәр чат саен ерактан ук күренеп тора иде.

Путинның Казан сәфәре соңгы аккорд

Бер караганда хөкүмәт башлыгының Казан сәфәрен, фаҗигагә кагылышлы беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләрне тәмамлау юнәлешендә соңгы аккорд дип атарга була.

Русия хөкүмәт рәисе һава аланыннан туры “Булгария” корабы соңгы сәфәргә чыккан Казан елга портына юл тотты. Монда ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, фаҗига уңаеннан ачылган мемориалга чәчәк бәйләмнәре салып, һәлак булучыларны искә алды.

Аннан соң Казан Кирмәнендәге хөкүмәт комиссиясе утырышында фаҗига нәтиҗәләре тикшерелде. Бүгенге көндә Булгария корабындагы 208 кешенең 79ы исән, 114енең җәсәде табылган, 15 кеше әлегә хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Утырышны ачып җибәргән Русия хөкүмәте рәисе, безнең илдә төрле табигать бәла-казаларына, фаҗигаләргә күнегеп баралар инде. Әмма 10 июльдә булган кораб фаҗигасе бернинди арттырусыз илнең бар кешесен тетрәндерде. Күпме һәлак булучылар, ә алар арасында күпме балалар бар”, диде ул.

Балалар дигәннән, “Булгария”дә 40 балигъ булмаган бала утырган булган. Шуларның 10сы коткарылган, 25е һәлак булган, 5се әле дә табылмаган.

Путин, кемнәрнеңдер җавапсызлыгы, гамьсезлеге, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу аркасында, күпме гаиләгә зур кайгы килде, дип түрәләргә борылды.

Путин сорауларына халык та җавап эзли

“Лицензиясе булмаган кораб ничек итеп сәфәргә чыга алды? Кем моңа рөхсәт бирде? Көймә ничек итеп порттан кузгала алган? Йөзәргә рөхсәте булмаган кораб караган ширкәт белән кем килешү төзегән? Ростехнадзор, Ространснадзор тикшерү оешмалары кая караган?”, дип сораулар яудыруын дәвам итте.

Казан Кирмәнендә үткән хөкүмәт комиссиясе утырышы
Нәкъ шушындый ук сорауларга гади халык та җавап эзли, анысы. Тик газет һәм хәбәр агентлыкларында бу сорауларга төрле җаваплар булса да, төгәл җавапларны әйтү иртәрәк, тикшерү эше дәвам итә.

Җыелышта су транспортының норматив-хокукый базасын яңабаштан тикшерергә, кагыйдәләрне үтәүдә катгый контроль булдырырга һәм кагыйдәләрне бозучыларны кырыс җавапка тартырга дигән тәкъдимнәр яңгырады.
Хөкүмәт комиссиясе утырышында фаҗигадә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм тән җәрәхәте алучыларга матди ярдәм күрсәтү темасы да тикшерелде.

Һәлак булган өчен 1 миллион 300 мең сум компенсация

Владимир Путин белдергәнчә, һәлак булучыларның гаиләләренә – 1 миллион сум, җитди һәм урта дәрәҗәдә яраланучыларга – 400 мең, җиңелчә яраланучыларга 200 мең сум күләмендә федераль хөкүмәттән ярдәм булачак.

Бу ярдәмнәргә Татарстан хөкүмәте дә үлүчеләрнең гаиләләренә – 300 мең, ә яраланучыларга 50-100 мең сумлык матди ярдәм белән кушылачак.

Русия финанс министрлыгыннан зыян күрүчеләргә дип исәпләнгән акчаның 30 миллион сумлык беренче өлеше күчерелгән инде, киләсе атнада моның калган өлеше дә Татарстанга килеп җитәчәк. Һәрхәлдә Путин күрсәтмәсе белән, бу эштә тоткарлыклар булмас, дип көтелә.

Дөнья практикасы Русиядә гамәлгә керерме?

Алга таба утырыш ябык формада дәвам итте. Матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, утырышның бу өлешендә Русия Транспорт министры Игорь Левитин чыгыш ясаган.

Ул Путинга, портның тикшерү органнары корабтагы төзексезлекне күргән булсалар да, аны портта тоткарлау хокукына ия булмаулары турында әйткән. Аның сүзләренчә, бу оешмалар көймәне бары тик матди җәзага тарту һәм моннан соң мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү хокукына гына ия икән.

Утырышта катнашучылар премьер-министрга дөньяда кулланылган практикадан, Русиядә дә файдаланырга тәкъдим итте. Ә дөньяда диңгез һәм елга корабларында төзексезлек булганда, порт аларны сәфәргә чыгармау хокукына ия. Корабы портта тоткарланган көймә хуҗалары бары тик үзләре мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп кенә бу рөхсәтне ала ала.

Путин түрәләрнең бу тәкъдимнәре белән килешеп, Русиядәге кануннарга тиз арада төзәтмәләр кертергә кушты.

Рәсми органнар хәбәрләренә караганда, хәзер фаҗигадә зыян күргән һәм ятим калган балалар темасы өлкәсендә дә эш башкарыла.

Фаҗига ун баланы ятим итте

Бала хокуклары буенча хезмәткәрләр, фаҗигадә туганнарын һәм ата-аналарын югалткан балалар белән шөгыльләнә. Коткарылган балалардан берсе дөм-ятим, икесенең әниләре үлгән. Болардан тыш Булгария корабында булмаган, әмма фаҗигадә ата-аналарын югалткан 7 бала да бар.

Татарстанда бала хокуклары буенча җаваплы вәкил Гүзәл Удачина сүзләренчә, бер генә ятим дә балалар йортына бирелмәячәк. Аларның туганнары бу балаларны тәрбиягә алу өчен чиратка баскан.

“Булгария” күтәреләчәк

Баткан корабны су өстенә күтәрү буенча хәзерлек эшләре дә тәмамланып килә. 16 июльдә фаҗига булган урынга Волгоградтан “Могучий” йөзмә кранының һәм 17 июльдә Мәскәүдән дә бер йөзмә кранның килеп җитүе көтелә. Аларның һәрберсе 350 тонна авырлык күтәрешле.

“Булгарияне” су өстенә күтәрә башлау шимбәгә планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG