Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Сүриядә бәрелешләрдә 12 кеше үлгән


Сүриядә төрле шәһәрләрдә үткән демонстрацияләрне куып таратканда төрле хәбәрләргә караганда 12 кешедән алып 16 кешегә кадәр үлгән.

Сүрия башкаласы Шәм-Шәрифтә полиция демонстрантларга күз яше газы аткан һәм ут ачкан. Төркия чигеннән ерак булмаган Идлиб шәһәрендәге бәрелешләрдә дә корбаннар булуы әйтелә. Шулай ук Һомс һәм Хама шәһәрләрендә дә демонстрацияләр булды.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, бүген сәяси тоткыннарны азат итү, президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп үткән чарлар март аеннан бирле барган халык күтәрелешләре арасында иң зуры иде.

Узган атнада Сүрия хөкүмәте оппозиция белән килешү өчен сөйләшүләр башларга җыенды, әмма каршылык күрсәтүчеләр очрашуларга бойкот белдерде.

XS
SM
MD
LG