Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиягә карата Элемтә төркеме Күчеш шурасын рәсми таный


Либиягә карата Халыкара Элемтә төркеме гыйсьянчылар оештырган Күчеш шурасын ил халкының кануный вәкиле итеп таный.

Бу хакта Төркиянең Истанбул шәһәрендә үткән утырышта Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини белдерде. Фраттини сүзләренчә, Мөәмәр Каддафига хакимияттән баш тартудан кала башка юл калмаячак. Утырыш кабул иткән документ бүген игълан ителер дип көтелә.

Аннан да кала, Төркия БМО күзәтүендә һумнитар чарлар өчен тотылган очракта гына өч миллиард долларлык Либия капиталын туңдырачак. Әлеге акчалар Рәсми Триполи һәм гысьянчылар башкаласы Бингази арасында тигез итеп бүленергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG