Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда VII мөселман кино фестиваленә әзерләнәләр


VI Казан мөселман кино фестивален ачу тантанасы, 2010 ел
VI Казан мөселман кино фестивален ачу тантанасы, 2010 ел

VII Казан мөселман кинофестивалендә Үзбәкстан киносына аерым игътибар биреләчәк, Татарстанда төшерелгән яңа нәфис фильмнар да катнаша.


15 июльдә VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Хәзер сайлау комиссиясе иҗади эшләр арасыннан иң яхшыларын аерып, бәйге программасын төзи башлый. Мөселман кинофестивале Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Фестивальнең оештыру комитетына 300дән артык гариза җибәрелгән. Алар 40 илне вәкиллек итә. Алар арасында Русия, Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сурия, Британия бар. Шулай ук мөселман дөньясы кыйммәтләре турында Италия, Мексика, Испания, Греция иҗатчылары да уйлана.

Элеккеге Советлар Берлеге илләреннән нәфис фильм җитештерүне соңгы дистә елда киметмәгән Казакъстан һәм Үзбәкстан да катнаша. Ташкент кино төшерүчеләре Иран, Төркия һәм Русия белән бергә фестивальгә иң күп әсәрләр тәкъдим итүчеләр арасында.

Казан кинофестиваленең програм директоры Илшат Латыпов сүзләренчә, бәйгегә бары 40лап фильм гына сайлап алыначак. Ягъни тәкъдим ителгән 300ләп эштән иң көчле әсәрләр генә ярышка кертеләчәк.

Бәйгедән төшеп калган фильмнарны да фестивальнең "Азия тирәлеге", “Татарстанда эшләнгән” һәм башка тематик төркем кысаларында карап булачак.

Быел фестивальдә яңа үзбәк киносына аерым игътибар бирергә уйлыйлар. Заманча һәм югары дәрәҗәдә эшләнгән Үзбәкстан фильмнарына аерым программа багышланачак, дип әйтә оештыручылар.

Хотиненко бәйгедә катнашучыларны сайлап алачак

Мөселман кинофестиваленең сайлау комиссиясендә Русия һәм Италия режиссерлары, кино белгечләре керә. Жюрины танылган Русия режиссеры Владимир Хотиненко җитәкли. Аны күпләр Әфганстан сугышыннан мөселман булып кайткан урыс егете турында “Мусульманин” киносы авторы итеп хәтерли.

Аның соңгы эшләренең берсе – нацилар белән сугыш вакытында басып алынган җирләрдә калган православ рухание турындагы “Поп” нәфис фильмы. Ул шулай ук Русия Патриархы каршындагы мәдәният шурасына да керә. Ягъни Хотиненкога дини кыйммәтләр темасы яхшы таныш.

Татарстаннан фестивальдә ничә әсәрнең катнашуы әлегә билгеле түгел. Хәзергә режиссер Рамил Төхвәтуллинның “Алтын шимбә” (“Золотая субота”) нәфис фильмы һәм анимация жанрында “Шүрәле” әкияте фестивальгә кабул ителгән.

Фестивальнең бәйге программасына кабул ителгән һәм аннан тыш баручы әсәрләрне гадәттәгечә Казанда “Родина”, “Мир” кинотеатрларында күреп булачак.

Равил Гайнетдин президент булып кала

Мөселман кинофестиваленең президенты итеп, быел да Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кала. Бу оешма мөселман кинобәйгесенә нигез салучы булып та санала. Әмма күптән түгел баш мөфтинең Татарстан белән юллары аерыла язган иде.

Мөселман кинобәйрәме Казанда 2005 елда "Алтын мөнбәр" исеме астында үткәрелә башлаган иде. Соңгы елларда фестивальнең Мәскәү һәм Казан дирекциясе низагка керде һәм 2010 елда бәйге икегә аерылды.

Татарстан башкаласындагы чара Казан мөселман кинофестивале исеме астында уздырыла башлады.
XS
SM
MD
LG