Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:44

Уфа мәчетләрендә 16 июльгә каршы кичтә Бәраәт кичәсе билгеләнә. Быел аның җомга көнгә туры килүе тантананы тагын да арттырды.


“Бәраәт кичәсе Уфаның барлык мәчетләрендә дә күп халыкны җыячак”, дип белдерде баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. Тукай урамындагы Җәмигъ мәчетендә дә, “Ләла-Тюльпан” мәчетендә дә, “Ихлас”, “Гуфран” мәчетләрендә дә бу кич мөэмин мөселманнар җыелып, Бәраәт кичәсе бәйрәменә бәйле гыйбадәт кылалар.

Бәраәт кичәсе Тәлгать хәзрәт аңлатуынча, Кадер кичәсеннән кала иң изге кичәләрнең берседер. Бу кичне мөселманнар мәчет һәм мәхәлләләргә килеп тәсбих намазын да, Бәраәт кичәсе намазын да укый. Шулай ук мәрхүмнәр рухына догалар укыла, өч мәртәбә “Йәсин” сүрәсен уку да тиешле.

Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин
Мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкләгән Башкортстан мөселманнары диния нәзарате урнашкан бинада да Бәраәт кичәсенә алдан ук әзерләнгәннәр. Бирегә дә байтак дин кардәш килә.

Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә бар дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләрне Бәраәт кичәсе белән ихлас котлауларын әйтте. “Бу кичәдә изге эшләргә, игелекле гамәлләргә теләк белдерү – саваплы булыр”, ди мөфти хәзрәт.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарате рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин изге Рамазан аена да әзерлек баруын әйтте. Аның сүзләренчә, ислам диненә соңгы елларда яшьләрнең дә тартылуы күңелле күренеш. “Тик алар үзебезнең кадимге, түземле, үзебез гасырлар буе тота килгән дин кыйбласыннан гына тайпылмасын иде”, ди Нурмөхәммәт хәзрәт.

XS
SM
MD
LG