Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи гаскәрләре белән сугышта ун гыйсьянчы үлгән


Либиянең көнчыгышында гыйсьянчыларның көчләре Брега шәһәрен контрольгә алырга тырышып карады. Мөәмәр Каддафи гаскәрләре белән сугышта 10 гыйсьянчы һәлак булды.

Әлеге шәһәр Каддафи гаскәрләре күзәтүендә.

Элгәре Каддафи кырыклап ил кергән Халыкара элемтә төркеменең Либиядә Милли күчеш шурасын кануный дип тану карарын “мәгънәсез” дип белдергән иде.

Элемтә төркеменең утырышы кичә Истанбулда булды.
XS
SM
MD
LG