Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токио 2020 елгы Олимпиаданың үзендә булуын тели


Япония башкаласы Токио 2020 елда булачак җәйге Олимпиаданы үзендә үткәрү теләген белдерде.

Япониянең Милли Олимпия комитеты президенты Цунэкадзу Такэда, Япония 2020 елгы уеннар җир тетрәү һәм дулкын ташкыны һәлакәтеннән соң илне торгызу символы булуын теләр иде, дип белдерде.

2020-нче елда Олимпиаданы Рим һәм Мадрид та үзләрендә үткәрергә тели. Җиңүче 2013 елның сентябрендә Буэнос-Айреста билгеле булачак.

2009 елда Токио 2016 елгы Олимпиаданы үткәрү хокукын Рио-де-Жанейрога оттырган иде.
XS
SM
MD
LG