Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:08

Обама Конгрессны техник дефолтны булдырмауда ярдәмгә чакыра


Кушма Штатлар президенты Барак Обама канун чыгаручыларны бюджет дефициты мәсьәләсендә тизрәк уртак фикергә килергә чакырды.

Бүгенге атналык мөрәҗәгатендә Обама Конгресс әгъзаларын, үзе әйтүенчә, "икътисад Армагеддоннын” булдырмый калырга чакырды.

Май аенда АКШның эчке дәүләт бурычы 14 триллион доллардан артып билгеләнгән чиккә җитте.

Әгәр конгресс бу чикне зурайту канунын кабул итмәсә, 2 августта техник дефолт туарга мөмкин, ягъни хөкүмәт үзенең йөкләмәләрен финанслый алмаячак.

Әлеге хәл дөнья икътисадын авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG