Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Беларуста гражданнар активистларын тоткарлауны хөкем итә


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Беларуста Александр Лукашенканың президентлыктан китүен таләп итеп“дәшмәү протесты”нда катнашканнарны кабат тоткарлауны хөкем итте.

Эштон сүзләренчә, Беларус хакимиятенең канун бозмыйча, илдәге хәлләргә ризасызлык белдереп үз фикерләрен әйтергә тыныч акциягә чыкканнарга карата каты чаралар күрүе кызганыч. Кэтрин Эштон Минскины протест чарларында катнашкан өчен кулга алынганнарны һәм хөкем ителгәннәрне азат итәргә чакырды.

Каршылык белдерүчеләрнең чаралары илдәге икътисад кризисы кискенләшкән, инфляция үскән һәм эшсезлек арткан вакытта бара.
XS
SM
MD
LG