Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиянең “Квадрига” бүләге Путинга бирелмәячәк


Владимир Путин
Владимир Путин
Германиянең “Квадрига” премиясен оештыручылар, әлеге бүләкне быел Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга бирергә җыенуларыннан баш тартты.

Оештыручылар әйтүенчә, соңгы вакытта матбугат чаралары һәм сәясәтчеләр тарафыннан Путин адресына тәнкыйть һәм аның демократия тарафдары булуы турында шикләр әйтелә.

Оештыру комитеты шулай ук быел “Квадрига” белән бүләкләү тантанасы булмый дип белдерә. Әлеге бүләк гадәттә октябрь аенда, Германия кушылган көнне тапшырыла иде.
XS
SM
MD
LG