Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

“Булгария”не су астыннан күтәрү эшләре бара


Казан вакыты белән иртәнге җидедә үк су төбендә авышкан “Булгария”не турылау эшләре башланды. Кичкә көймә өске палубасына кадәр су өстенә күтәрелер дип көтелә.

Аннан “Булгария”не күтәрүне туктатып торачаклар һәм эчендәге суны суыртачаклар.

“Азатлык” радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, көймә күтәрелгәч, ул яткан урынга гаувазлар (водолазлар) төшеп анда үлгәннәрнең җәсәдләре юк микән дип тикшерә.

Соңгы мәгълүматларга караганда унбиш кешенең мәете табылмаган. Алар алты ир, дүрт хатын-кыз һәм биш бала. Хәзер һәлакәт булган урында барлыгы 49 гауваз эшли. Элек алар 200 булган. Белгечләр хәзер алай күп кирәк түгеллеген әйткән.

Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу һәм транспорт министры Игорь Левитин Татарстанда “Булгария” баткач кешеләрне коткаручыларга, “Арабелла” көймәсе капитаны һәм хезмәткәрләрен медальләр белән бүләкләде.

Левитин “Булгария” һәлакәте ачыкланганчы аның шикелле көймәләрне куллану тыелды, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG