Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:25

Чечняда Урус-Мартан районы “әмире” үтерелгән


Чечняда Урус-Мартан районы “әмире” Юнади Батаев үтерелгән. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белдерүенчә, Батаевны җинаятьләрдә катнашы булганга эзләгәннәр. Батаев белән тагын бер кораллы сугышчы да һәлак булган.

Махсус операция Урус-Мартан районындагы урманда үткән. Интерфакс хәбәр итүенчә, эчке эшләр министрлыгы хокук саклау хезмәткәрләре арасында зыян күрүчеләр юк дип белдергән.

XS
SM
MD
LG