Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Япониядә нурланышлы ит сатыла


Япониядә эре сәүдә ширкәтләренең берсе – Aeon, Токиодагы берничә кибеткә алар китергән ит нурланыш белән зарарланган булырга мөмкин, дип белдерә.

“Фукусима-Дайичи” атом электр станциясе һәлакәтеннән соң дүрт ай узгач, Япониядә яшелчә, чәй, сөт, су һәм диңгез ризыкларында нурланыш табылган очраклар теркәлә.

Хакимият ризыктагы нурланыш сәламәтлек өчен зыянлы түгел дип белдерә.

XS
SM
MD
LG