Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

Литва Австрияне “Альфа”ның элекке командирын азат иткән өчен тәнкыйтьли


Литва Австрия хакимиятен 1991 елда Вильнюс телеманарасына һөҗүм иткән “Альфа”ның элекке командиры, КГБ полковнигы Михаил Головатовны азат иткәнгә кискен тәнкыйтьләде.

Литва Баш прокуратурасы 1991 елда 14 кешенең үлеме һәм 800-ләп кешенең яралануына китергән Вильнюс вакыйгаларына катнашы бар дип шикләнелгән Головатовны азат итүне Европа Берлегенең хокукый актларын тупас бозу буларак бәяли.

Дүшәмбе Вильнюстагы Австрия илчесенә бу хакта махсус кәгазь тапшырылачак.

Австриянең хокук саклау оешмасы вәкилләре, үзләренең бу адымнарын мәгълүмат җитәрлек булмау белән дәлилли.

Австрия кануннарына күрә кулга алынган 48 сәгать тоткарланырга тиеш. Литва үзенә тапшыруны сораган Головатов сак астында тәүлектән дә азрак булган. Вильнюста әлеге эшкә сәясәтчеләр катышкан һәм Австрия Русия белән арасын бозасы килмәгән дип шикләнәләр.

XS
SM
MD
LG