Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида юл казасында үлгәннәрнең гаиләләренә 100 мең сум бирелә


Томски өлкәсе хакимияте Новосибирски янында юл казасында үлгәннәрнең гаиләләренә 100, яраланганнарга 50 мең сум бирәчәк.

Узган төн Новосибирски янындагы юлда автобус йөк машинасы белән бәрелеште. 19 кешегә зыян килде, биш кеше үлде. Үлүчеләр арасында ике бала да бар.

Әлеге автобус Казакъстанның Семипалатински шәһәреннән Томскига барган. Беренчел фаразларга күрә автобус каршыга килүчеләр ягына чыккан. Җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG