Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: АКШ Афинаның кризиска каршы чараларын хуплый


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Афинада, Вашингтон Грециянең кризиска каршы күрелгән катгый чараларына теләктәшлек белдерә, дип әйтте.

Клинтонның ике көнлек сәфәре, пәнҗешәмбе көнне Брюссельдә еврозонага кергән 17 ил башлыкларының Афинага финанс ярдәменең икенче өлешен бирүне тикшерүгә багышланган очрашуы алдыннан уза. Греция җитәкчелегенең халыкара кредиторлар алдында йөкләмәләре илдә протестка һәм тәртипсезлекләргә этәрде.

Халыкара валюта фонды бүген, Греция финанс килешүенең бөтен шартларын да әлегә үти, әмма инвесторлар әле дә дефолт булу мөмкинлеген кире какмый, шуңа күрә бу хәл вәзгыятьне “кыл очында” тота, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG