Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24
Гадәттән тыш министрлыгы, «Булгария» көймәсе баткач югалганнарны эзләү дәвам итә, дип белдерде. Әлегә кадәр 15 кешенең җәсәде табылмаган. 114 кешенең җәсәде табылган һәм аларның кем булуы ачыкланган.

«Булгария» көймәсен Идел төбеннән күтәрү эшләре дәвам итә. Ул якшәмбе көнне башланган иде. Белгечләр көймәне турылый, аннан соң аның астына махсус сөлгеләр тыгылачак. Әз генә күтәрә төшкәч эчендәге суны суыртачаклар. Кичә күтәрергә әзерләгәндә арканның берсе өзелгән иде. Әмма көймә үз хәлендә калды.

Көймәне күтәргән вакытта ягулык агып чыга калса дип бүген һәлакәт булган урынга махсус җиһаз да китерелде.

XS
SM
MD
LG