Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

Воркутада ике күмерчене эзләү дәвам итә


Коми республикасында «Северная» шахтасында күмер җимерелгәч югалган ике күмерчене эзләү дәвам итә. Коткаручылар күмерчеләр булырга мөмкин дип фаразланган урынга икенче яктан юл ясыйлар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, элек коткаручылар эшләгән урында күмер ишелә башлаган. Узган төн каза булган урыннан бер күмерче коткарылды. Ул хастаханәгә салынган.

Шимбә көнне «Северная» күмер базында күмер ишелгән иде. Ул вакытта җир астында 79 күмерче булган. 76-сын шул көнне чыгардылар.

XS
SM
MD
LG