Accessibility links

шимбә, 29 апрель 2017, Казан вакыты 20:52
Кабулда Әфганстандагы НАТО гаскәрләренең яңа башлыгы итеп генерал Джон Аллен билгеләнде. Аңа кадәр җитәкчелек иткән генерал Дэвид Петреус Үзәк күзләү идарәсе директоры итеп куелганга әлеге вазифадан китте.

Гаскәр башлыкларын алыштыру Әфганстанда президент Хәмит Каразаиның киңәшчесе үтерелеп берничә сәгать узгач булды. Мөхәммәт Ханның үлемен талиблар үз өстенә алды.

Бу хәлгә кадәр берничә көн элек Хәмит Карзаиның туганы, билгеле сәясәтче үтерелгән иде. Якшәмбе көнне Бамиан вилятендә НАТО гаскәрләре иминлек контроле өчен җаваплылыкны хөкүмәт гаскәрләренә тапшыра башлады.

XS
SM
MD
LG