Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Мөселман яшьләре фестивале – бәрәкәтле бер атна


Фестивальдә катнашкан егетләр, 17 июль 2011 ел

Фестивальдә катнашкан егетләр, 17 июль 2011 ел

Казанда V Мөселман яшьләре фестивале узды. Бер атна дәвамында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман яшьләре төрле чараларда катнашты, белем алды, аралашты, яңа тәҗрибә туплады.


Бөтен Русиядән җыелган мөселман яшьләре Казанның читендә урнашкан “Регина” кунакханәсендә яшәде. Алар өчен күптөрле очрашулар, экскурсияләр, дәресләр һәм башка чаралар оештырылды. Фестивальнең програмы бик бай һәм тыгыз итеп төзелгән иде. Шуның нәтиҗәсендә бер атна вакыт мөселман яшьләре өчен бәрәкәтле үтте.

Фестивальнең беренче көнендә делегатлар Мәрҗани мәчетендә өйлә укыганнан соң, Кол Шәриф мәчетенә ачылу тантанасына юл алды. Биредә аларны Марат Гатин, Илдар Гыйльметдинов, Вәлиулла Якупов сәламләде.

Кол Шәриф мәчетендә ачылу тантанасы

Кунакханәгә барып урнашкач, яшьләр татар федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашты, Татарстандагы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Ленар Якупов белән аралашты һәм “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллинаның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальне алып баручы өчен төп тел мәсьәләсе беренче көннән ахыргача чишелмәде. Күпчелек делегатлар татарча аңласа да, татар телен аңламаучы мөселман яшьләре дә аз түгел иде.

Биредә башка милләтләрдән булучылар да татар теленә өстенлек бирүне ошатмады. Нәтиҗәдә, кунаклар аудитория соравы белән һәм үз ихтыярларыннан чыгып, чараларны татарча яки русча, яки ике телдә дә тигез итеп алып барды.

Фестивальнең икенче көне “Мәрхәмәт” чарасы белән башланды. Кызлар Ямашев урамындагы һәм Фучик урамында урнашкан балалар йортларына барып, балаларга күчтәнәчләр өләште, аларны саф һавада йөртергә һәм уйнатырга булышты.

“Балаларга кием дә, уенчыклар да түгел, беренче чиратта, кул җылысы, күңел җылысы, алар белән уйнарлык, һавада йөртерлек кешеләр җитми”, диде тәрбиячеләр. Бу сүзләр делегатларны уйланырга мәҗбүр итте һәм киләчәктә дә мондый хәйрия эшләрен алып барырга теләк уятты.

Егетләр Иске татар зиратын җыештырды

Егетләр исә Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм башкалар белән бергә Идел елгасындагы казада вафат булганнар рухына дога кылу өчен Мәрҗани мәчетенә юл тотты. Матәм чарасыннан соң егетләрнең бер өлеше Сөләйман мәчетенә, берникадәре Иске татар зиратына китте.

Мәчеттә аларны күзләре күрмәүчеләр белән эшләү, аларны укыту ысуллары белән таныштырсалар, Иске татар зиратына барган егетләр чистарту-җыештыру эшләре белән шөгыльләнде.

Шушы көндә үк делегатлар Казан белән якыннанрак танышырга – экскурсиядә катнашырга да өлгерде.

Кич белән кызлар өчен дизайнер Ләйсән Хаҗиеваның мөселман кызлары өчен тегелгән киемнәре тәкъдир ителде. Кызлар модель буларак та чыгыш ясап карады. Алар милли элементлар белән эшләнгән киемнәрне бик ошатты һәм Ләйсән ханым белән әлеге эш турында фикер алышты.

Ләйсән Хаҗиева коллекциясе

Егетләр арасында үткән дебатлар чарасын Мордовиядән килгән төркем оештырды. Бәхәснең төп сораулары яшьләр арасында туган каршылыклы фикерләрне ачык чагылдырды.

Имамнарга дәүләт тарафыннан хезмәт хакы түләнергә тиешме-юкмы, Русиядә ислам милли галимнәрнең хезмәтләренә генә таянып алып барылырга тиешме, мөселманнар гына яши торган төбәк булдыру кирәкме дигән сорауларга һәр төркем үзенең дәлилләрен тәкъдим итте.

Өченче көнне кызлар Тереза Камалова йортында үткәрде. Биредә аларга су коенырга, ачык һавада йөрергә, аралашырга, фикер алышырга мөмкинлек тудырылды.

Тереза Камалова үзе дә кызлар белән бик теләп аралашты, үзенең исламга килү юлы белән таныштырды, мөслимәләрнең нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Тереза ханым белән бергә эшләүче Мөсфирә абыстайны да кызлар бик яратты, аның киңәшләрен, фикерләрен сорап, мөрәҗәгать иттеләр.

Егетләр исә бу көнне бизнесменнар белән очрашты, “Гольфстрим” сәламәтләндерү үзәгендә кунакта булды.

Дүртенче көннең төп чарасы – Русия ислам университеты, аның китапханәсе белән танышу, ректор Рафыйк Мөхәммәтшин белән очрашу иде. Шушы ук көндә Иранның һәм Төркиянең консуллары белән дә аралашырга мөмкинлек булды. Кич белән исә делегатлар өчен сабан туе – милли уеннар оештырылды.

Рафыйк Мөхәммәтшин белән очрашу

Бишенче көннең иң мөһим вакыйгасы – Коръән сүрәләрен укудан бәйге иде. Мөселман яшьләре әлеге чарада бик теләп катнашты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фестивальнең алтынчы көне Болгарда үтте. Яшьләр Болгар тарихы, Болгардагы тарихи биналар белән танышты. Кич белән исә, кунакханәгә кайткач, ябылу тантанасы үткәрелде. Соңыннан яшьләр үзара аралашты, адрес-телефоннарын алышты һәм киләчәктә хезмәттәшлек итәргә, аралашып торырга сүз куешты.

Фестивальдә күмәк чара

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, делегатлар арасында үзенең икенче яртысын, үзенә тиң яр табарга өметләнеп килүчеләр дә аз түгел иде. Шуңа күрә танышу-таныштыру чаралары да үткәрелде, һәр делегат үзе турында сөйләп, чыгыш ясады.

Фестивальдә күп тапкыр вәгазьләр укылды, төрле мәчетләрдә имам булып торучы хәзрәтләр белән очрашулар үткәрелде, яшьләргә ислам турында күбрәк мәгълүмат алырга зур мөмкинлекләр тудырылды.

Һәр көннең ахырында делегатлар үз төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларын тәкъдир итте, башкаларны үз эшчәнлекләре, тәҗрибәләре белән таныштырды. Соңыннан яшьләр җыелышып, мөселман кинофильмын карады.

Фестивальнең үз газеты даими рәвештә чыгып барды, биредә делегатлар чаралардан соң туган фикерләре белән уртаклашты.

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман яшьләре фестивальдән канәгать калды. Биредә беренче тапкыр килүчеләр дә, инде икенче, өченче тапкыр катнашучылар да бар иде.

Делегатларның фестивальдән соңгы хис-кичерешләре, уй-фикерләре белән “Азатлык” сәхифәсендә танышырга мөмкин булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG