Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

ЮКОСка буйсынган ширкәтнең элекке башлыгын гаепләнде


Мәскәүдәге мәхкәмә ЮКОСка буйсынган ширкәт «Фаргойл»ның элекке башлыгы испан Антонио Вальдерс-Гарсияне акча урлауда һәм канунсыз керемнәрне рәсмиләштерүдә гаепләп сигез елга төрмәгә ябу карары чыгарды.

Мәхкәмә утырышы Вальдерс-Гарсиядән башка гына узды, чөнки ул халыкара эзләүдә.

Прокурор алдан испанны 13 елга каты режимлы колониягә утыртуны сораган иде.

Тикшерү фаразларынча, Вальдерс-Гарсия ЮКОСка буйсынган ширкәтләр аша алдашып нефть саткан һәм 13 миллард долларга якын акча урлаган.

ЮКОСның элекке башлыклары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев әлеге мәхкәмәдә шаһитлар буларак, Вальдерс-Гарсия нефть урлауда катнашмаган, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG