Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның XX гасырдагы тарихын чагылдырган тормыш


Гали Акыш һәм Марат Мөлеков, Казан 1991 ел
Гали Акыш һәм Марат Мөлеков, Казан 1991 ел

Узган якшәмбедә Әнкарада күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист, язучы Гали Акыш вафат булды. Татар халкы тарихына нинди шәхес булып кереп калачак ул?


Татарстан җәмәгатьчелеге хәзергә бу турыда уйланырга өлгермәсә дә, Гали Акышның исеме һәм тормыш юлы республика өчен мөһим булуы шиксез.

“Булгария” фаҗигасе, халыкара ярышлар, төзелеш эшләре, җәйге урак өсте игътибар үзәгендә булса да, милли хәрәкәтнең тарихы һәм бүгенгесе беркемне дә битараф калдырмый. Татарстанның рәсми җитәкчелеге Гали Акышның вафат булуына игътибар күрсәтте. Мәрхүмнең туганнарына, якыннарына премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева исеменнән телеграмма җибәрелде.

Дистә еллар буе матбугатта сәяси бәхәсләрдә искә алына торган Гали
Гали Акыш, октябрь 2009 ел, Әнкара. ( журналист Сөмбел Гаффарова архивыннан)
Акыш исеме милли тормышның бер билгесе булды. Совет чорында аны партия һәм советлар берлегенең дошманы буларак еш искә алдылар. Идел-Урал төркиләренең милли дәгъвасы турында язылган китабы, “Азатлык” радиосында ясаган чыгышлары Гали Акышны милли дәүләтчелек турында кайгыртучы татар кешесе буларак күпләргә танытты.

1990 елның мартында Мюнхен урамында, алдан сөйләшкәнчә, Гали Акыш белән очраштык. Ул көтелгәнчә баһадир гәүдәле, карчыга карашлы ир түгел, ә тәбәнәк буйлы, гади кыяфәтле, соры плащ һәм эшләпә кигән абзый булып чыкты. Мамадышта яки Казан урамында очраса, “үзебез”нең агайлардан бер тамчы да аерылмас иде.

Кытайда туган, Төркиядә яшәгән, Польшада атаклы “Прометей” җәмгыятендә катнашкан, Гаяз Исхакый белән хезмәттәшлек иткән, “антисоветчик”ның шундый икәнлегенә ышанып булмый.

Ул чыннан да гади, тыйнак, әмма үз мәсләгеннән чигенми торган кеше иде. Казанга беренче килгән көннәреннән үк ул вакыттагы Татарстанны берләштерерлек фикер әйтте: "Татар җанлы коммунист шовинист демократтан яхшырак", дигән иде ул. Бу коммунистлар фиркасе әле хакимияттә чакта милли хәрәкәтне оештыру заманнары иде.

Татар иҗтимагый үзәге төзелгән елларда Гали Акыш Германиядә яшәүче милләттәшебез Илдар Идриси ярдәмендә компьютер хәстәрләп, Казанга китерде.

Уңнан сулга - Г.Зәйнашева, Гали Акыш, Айша Аги, Шамил Закиров, Римзил Вәли, Илһам Шакиров, Равил Шәрәфи, Фәрит Иделле, Рушания Шәрәфиева, Дания Норлат
1990 елның җәй башында Германиядәге милләттәшләр Фәрит һәм Айша Аги белән бергә Гали Акышның Шереметьево һава аланына беренче тапкыр килеп төшүе хәтердә калган. Компьютерны чик аша үткәрү өчен тиешле кәгазьләр булмау сәбәпле йөкне алып килгән Гали Акыш таможнянең бер бүлмәсендә тоткарланып калган иде.

Һава аланы хезмәткәрләре белән эшне җайлап Гали агай янына килгәндә, ул борчылган булса да, тыныч һәм тантаналы иде. ТИҮ рәисе Марат Мөлекевләр белән бергә нәкъ шушы компьютерда милли хәрәкәтнең беренче газеты басылды.

Шул ук Казанга кайтуда, бу вакытта милләттәшләребезнең аксакаллары бергә тупланды. ТИҮ рәисе Марат Мөлеков, “Ватан” җәмгыяте кунаклары Гали Акышны, Сәгыйт Сәдри һәм тагын берничә кешене Идел буйлап көймәдә йөзәргә чакырды.

Без “аксакалларны” Марат абый белән җибәрдек. Төштән соң алар яшәреп, дәртләнеп кайтты. Без Бөтендөнья татар лигасын оештырырга карар бирдек. “Иттифак” фиркасе дә Идел өстендә көймәдә төзелгән икән.

Гали Акыш турында язучылар һәм сөйләүчеләр күп булыр. Ул арттыруларга, күпертүләргә мохтаҗ түгел. Милли идеянең халыкны яулап алган елларында элекке дошман Гали Акыш исемен татар лицеена бирү – үзе бер могҗиза.

Уңнан сулга - Гали Акыш, Римзил Вәли, Рушан Бичури, Дамир Гыйсметдин, Айша Аги. Казан, 1990 ел
Юбилее Җәлил театры сәхнәсендә үткәрелгән башка милли хәрәкәт вәкилен, башка мөһаҗирне хәтерләмим.

Гали Акышның тормыш юлы, ул катнашкан сәяси гамәлләр татар тарихының соңгы дистә елларына һичшиксез кереп калачак. Андый шәхесләрне белергә, аларның фикерләрен, карашларын өйрәнергә кирәклеген исбатлап торасы да юк.

Мөһәҗирләребез нинди булганнар һәм барлар: Гаяз Исхакый, Рәшит Рәхмәти Арат, Гомәр Таһир, Гали Акыш, исәннәрдән: Фәрит Аги, Надир Дәүләт, Окан Таһир, Фәридә Хәмит, Сәгыйт Садри, Төркәр Сууккан һәм башкалар.

Алар Татарстанга һәм татар халкына үзгәреш җилләрен һәм милли көрәш рухын алып кайтты.
XS
SM
MD
LG